Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Йолдызлар җыелган җирдә
2015 елның 25 марты, чәршәмбе
Йолдызлар җыелган җирдә
“Созвездие–Йолдызлык” эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале быел үзенең 15нче язын каршылады һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Узган шимбәдә фестивальнең район бәйгесендә җиңү яулаган яшь талантлар катнашында йомгаклау концерты булды.
— Бүгенге концертка иң яхшы номерлар сайлап алынды. Яшь талантларыбыз зона, республика ярышларында да районыбыз данын якларлар, — дип аларга ышанычын белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов.
Һәр чыгыш ул көнне аяз күк йөзен яктыртып йолдыз атылганга тиң булды. Яшь талантларыбыз тамашачыларны матур чыгышлары белән сокландырды. Барысының да исемнәрен әйтеп китү мөмкин түгел, чөнки алар бик күп. Һәрберсе көчле алкышларга лаек. Җырчылар да искиткеч, биючеләре дә сокландыр- гыч, алып баручылары да мактап туя алмаслык иде. Мөнир Мәрдәнов солдат киеменнән чыгып, “Герман көе”н сузгач, кем генә битараф калды икән. Инсаф Гаптелбәровны күрегез. Үзе көрәшче, үзе менә дигән алып баручы, үзе җырчы. Сәхнәдә үзен чын артистларча тота.
— Әйе, спортта уңышларым бар. Бу — минем горурлыгым. Ә сәнгать миңа якынрак, чөнки кечкенәдән сәхнәдә мин. Узган ел “Конферанс” һәм “Вокал–соло” номинацияләрендә икенче урынны алдым. Җиңүем белән мин әнием Диләрә Мәгъсүмовна һәм укытучым Татьяна Юрьевнага рәхмәтле, — ди Инсаф.
Илһам Яруллин Арча күгендә балкып килүче яңа йолдыз. Урта Атыдан. Педагогика көллиятенең музыка бүлегендә беренче курста укый.
— Бу бәйгедә беренче катнашуым. Минем өчен җиңү түгел, ә яңа дуслар табу мөһим. Җырга сәләт миңа бабам Рафаэль Шәйхиевтан килгән, — ди Илһам.
Илзирә Сираҗиеваның сәхнәдән төшкәне дә юк, дисәм, ялгышмам. Бу юлы да үзен алкышлап тыңладылар. Орчык кадәрле генә булса да, оста чыгышы белән бөтен залны үзенә каратып торды ул көнне Данил Закиров та. “Энҗеләр” вокаль ансамбле, чыннан да, сәхнә энҗеләренә тиң. Биючеләргә килгәндә, “Глянец”, “Ар–и–Эль” бию төркемнәре шундый матур, төгәл һәм тигез чыгыш ясадылар, хәтта аларга “Афәрин” диясе килә. Бу Венер Хисамиев, Эльза Камалова, Зилә Мортазинаның иҗат җимешләре. Алып баручыларның да берсен алып, берсен куярлык түгел. Үз–үзләрен тотышлары, сөйләүләре, юмор — сокланырлык. Киемнәр дә искиткеч иде. Сәхнәдә кием зур роль уйный шул. Карап торырга ук рәхәт. Соңыннан район бәйгесе җиңүчеләренә дипломнар һәм бүләкләр — йомшак уенчыклар тапшырылды.
Иң соңыннан Арча тамашачысын сюрприз көтә иде. Сәхнәгә узган елгы “Йолдызлык–Созвездие” фестивале Гран–при иясе, “Голос–дети” тапшыруында катнашып, беренче турдан үткән Сәйдә Мөхәммәтҗанова чыккач, бөтен зал гөрләтеп кул чапты, 13 яшьлек кыз башкаруындагы “Су буйлап” һәм “Сахраларда” (а’капелла) җырларын тын калып тыңлады, яшь талантка гөрләтеп кул чапты. “Бөтен дөньяга татар моңын таратканың өчен рәхмәт сиңа”, — диде аңа, чәчәк бәйләме тапшырып Әлфия Рәхимова. “Минем апамның оныгы ул. Аның әбисе бик матур җырлый иде. Безнең нәселнең моңын дөньяга танытты Сәйдә”, — диде ул соңыннан безгә.
— Бәйге турында мин рекламадан белдем. Әтиемә әйттем. Ике җырны җибәрдек. Беренче каналдан шалтыратып, 10 мең кешедән 500 җыр-чы арасына керүем турында әйттеләр. Бардык. Тагын 2 җыр башкардым. Сайлап алынган 150 җыр-чы арасында мин дә бар идем. Татарча гына җырлыйм, дидем. Сине беркем аңламаячак, диделәр. Риза булмадым. Монысы узган ел булды. Ә быел татарча җырны да ошаттылар. Пелагея белән Билан җырлый башлауга борылдылар, — диде Сәйдә.
Кыз әнисе Зилә һәм әтисе Айрат белән килгән иде. “Мин үзем Сеҗенеке, шунда — 8, Арчаның икенче мәктәбендә 10нчы сыйныфны тәмамладым. Сәйдә безнеке, дип әйтә аласыз”, — диде әтисе саубуллашканда.
Безнең яшь талантларыбызга да республика эстрадасы күген яктыр- туларын, татар моңын бөтен дөньяга таратуларын телибез.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Татарстанда «иң яхшы язу дәресе»конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә. М.Н. в. Н. Ломоносов, социаль-мәдәни инициативалар Фонды һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан. Конкурста бирелгән номинацияләрнең берсе буенча хат формасында инша язарга тиешле мәктәп укучылары, колледж, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук педагоглар, балалар иҗат берләшмәләре һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре ― хат язу дәресен оештыру һәм үткәрү методикасы авторлары Мәкаләләр катнаша ала.
Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды XIV белем бирү форумына "Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы"
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары»бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр Халыкара Җәйге кампус-илнең иң масштаблы белем бирү проектларының берсе. 13 ел эчендә кампуста 3 000нән артык кеше катнашты, шул исәптән дөньяның 45 иленнән 520 чит ил студенты, шулай ук 500дән артык эксперт һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге спикерлар. Быелгы Тема - »иҗат формуласы". Төп максат-студентларга шәхес үсеше, белемнәрен практик куллану һәм хәзерге икътисадый мәсьәләләрдә реаль бурычларны хәл итү өчен мөмкинлек бирү һәм социаль көн тәртибенә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 20 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 21 апрель
2026 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә көчле яңгыр, көндез яңгыр һәм юеш кар ява.; - төнлә һәм көндез 15-18 м / с тизлектәге көчле җил (Казанда 15 м/с кадәр), юлның аерым участокларында бозлавык барлыкка килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз