Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Өстәлә каберләр, өзелә бәгырьләр
2015 елның 25 марты, чәршәмбе
Өстәлә каберләр, өзелә бәгырьләр
Районда 22 марттан 23 март төнендә коточкыч фаҗига булды. Курса разъездында бер йорт тулысы белән янып бетте. Тагы да тетрәндергәне — йорт белән бергә дүрт кеше — хуҗабикә Тәнзилә Гарифуллина, каникулда ял итәргә кайткан ике оныгы һәм аның белән бергә яшәгән Мансур Бикбов янып үлде.
Шул ук көнне иртән Казаннан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Рафаил Мотыйгуллин җитәкчелегендәге комиссия кайтты. Көндезге сәгать 2дә авыл җирлекләре башлыклары, юлчылар, янгынчылар районның гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышына җыелды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев янгында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алуны игълан итте.
Иң башта Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин Курса разъездында янгын белән бәйле булган хәлне аңлатты.
— Янгын частена хәбәр 1 сәгать тә 47 минутта керде, — дип сөйләде ул. — 1 сәгать тә 55 минутта якындагы “Ак барс” агрокомплексы”ның янгын сүндерүчеләре килеп җитә.
Алар артыннан Сеҗе янгынга каршы хезмәт посты, Яңа Чүриле психоневрология диспансерының янгын сүндерүчеләре ярдәмгә килә. Озак та үтми Арча янгынчылары килеп җитә. Агач йорт бик тиз янып бетә.
— Хәбәр соң керде, — ди Рөстәм Сафин.
Янгын килеп чыгуның сәбәбе нидә? Йортта газ миче дә, утын ягып җылыта торган мич тә булган. Утын миченнән янгын чыккан дигән фараз бар. Электр чыбыгыннан да ут кабуы ихтимал. Әлегә анык кына берни дә әйтеп булмый, тикшерү бара.
— Мәрхүмнәрнең якыннарының тирән кайгысын ихлас күңелдән уртаклашам, — диде Рафаил Мотыйгуллин. — Бу кеше башына төшкән бик зур кайгы. Быелның өч аенда гына да республикада нинди зур фаҗигаләр булды. Актанышта бер йортта 6 кеше янып үлде, шуның 3се балигъ булмаган балалар. Инде менә Арча районында янгында 4 кеше һәлак булды, шуның 2се балалар. Казанда “Адмирал” базарында күпме кешенең гомере өзелде. Базар эченә бишенче тапкыр товарга кергән вакытта эчтә калып әрәм булдылар. Уйланырга, нәтиҗә ясарга җирлек бар.
— Кеше тормышыннан да кыйммәтрәк берни юк, — диде Илшат Нуриев. — Моны һәрвакыт истә тотсак иде.
Өйдә ут чыбыкларына игътибарлы булырга, тузса, алмаштырырга, газ мичләре төзеклеген, төтен юллыкларын даими карап торырга кирәк. Кеше күп йөри торган сәүдә объектлары хуҗалары куркынычсызлыкны тәэмин итәргә тиеш. Ут балалар шаяруыннан да килеп чыгарга мөмкин. Алар белән дә мәктәпләрдә эш алып бару сорала. Социаль әһәмияткә ия булган биналарда янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр алып бару да нәтиҗәле чаралар булып тора. Эчкече гаиләләр, авыр хәллеләр игътибар үзәгеннән төшмәскә тиеш. Янгын сүндерү машиналарына су алу җайланмаларының төзек, эшкә яраклы булуы шарт. Янгын күп чыккан авыл җирлекләре башлыкларына комиссия алдында хисап тотарга туры киләчәк.
…Моңаеп капка басып калган. Бу капкадан инде бервакытта да елмаеп Тәнзилә белән Мансур чыкмас. Чыркылдашып Дилә белән Инзирә дә йөгереп үтмәс. Эчтә нигезенә кадәр янып беткән кап–кара йорт урыны. Каршыда, урамның теге ягында, ятим булып буш йорт тора. Мансур йорты. Хатыны мәрхүм булгач, Тәнзиләнең дә ире бакый дөньяга күчкәч, алар кушылырга карар итә. Бергә–бергә тормыш итәргә җиңелрәк булыр, диләр. Бер–бер артлы өч мәетне (хатынының әтисен, сеңлесен, аннан хатынын) җирләгән Мансур 3 яшьтән әнисез калган улы Дамир белән Тәнзилә йортына күчә. Дамир инде 8 сыйныфта укый. Алдагы көнне генә Мансурның апасы Наилә Дамирны үзләренә дәшеп алган була. Минем барасы җир бар, бабаңны карап торырсың, дип. Дамир, мин өйдә кунган булсам, аларны коткарып кала идем, дип елый...
Хөрмәтле райондашлар, дөм ятим калган Дамир язмышына, янгында һәлак булганнарның якыннары хәсрәтенә битараф калмыйк, аларга булдыра алганча ярдәм кулы сузыйк.
Ярдәм итәргә теләүчеләргә акча күчерү өчен реквизитлар:
Арский районный общественный благотворительный фонд “От сердца к сердцу”
№ счета: 40703810207020000119
БИК: 049205805
К/счет: 30101810000000000805
ИНН 1609011794, КПП 160901001
Арский филиал “Ак Барс” банка
Адрес фонда: г. Арск, Советская пл., д. 12.
Назначение платежа: добровольное пожертвование на уставную деятельность (для родственников погибших на пожаре в разъезд Корса), НДС нет.
Р.S. Шушы ук төнне Штерәдә тагын бер йорт янды. Бәхеткә, хуҗалары исән калды.
Мондый фаҗигаләрне башка күрергә язмасын.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 21 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 22 апрель 22 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Бозлавык вакытында: Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз. Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
20
апрель, 2026 ел
Татарстанда «иң яхшы язу дәресе»конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә. М.Н. в. Н. Ломоносов, социаль-мәдәни инициативалар Фонды һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан. Конкурста бирелгән номинацияләрнең берсе буенча хат формасында инша язарга тиешле мәктәп укучылары, колледж, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук педагоглар, балалар иҗат берләшмәләре һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре ― хат язу дәресен оештыру һәм үткәрү методикасы авторлары Мәкаләләр катнаша ала.
Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды XIV белем бирү форумына "Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы"
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары»бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр Халыкара Җәйге кампус-илнең иң масштаблы белем бирү проектларының берсе. 13 ел эчендә кампуста 3 000нән артык кеше катнашты, шул исәптән дөньяның 45 иленнән 520 чит ил студенты, шулай ук 500дән артык эксперт һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге спикерлар. Быелгы Тема - »иҗат формуласы". Төп максат-студентларга шәхес үсеше, белемнәрен практик куллану һәм хәзерге икътисадый мәсьәләләрдә реаль бурычларны хәл итү өчен мөмкинлек бирү һәм социаль көн тәртибенә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 20 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 21 апрель
2026 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә көчле яңгыр, көндез яңгыр һәм юеш кар ява.; - төнлә һәм көндез 15-18 м / с тизлектәге көчле җил (Казанда 15 м/с кадәр), юлның аерым участокларында бозлавык барлыкка килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз