Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бәрәкәтле яшәргә өйрәнәбез
2015 елның 25 марты, чәршәмбе
Бәрәкәтле яшәргә өйрәнәбез
23 мартта “Кырлай” ширкәтендә үткәрелгән республика семинарының темасы “Энергиягә баетылган һәм югары протеинлы азыклар — терлекләрне тулы кыйммәтле ашатуның нигезе” дип атала иде. Анда республика авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрының өч урынбасары катнашуы әлеге мәсьәләгә зур игътибар бирелүе турында сөйли.
— Семинарның “Кырлай” ширкәтендә узуы юкка гына түгел, — диде министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов үзенең кереш сүзендә. — Әлеге хуҗалыкта өйрәнерлек нәрсәләр күп.
Киңәшмәдә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев тәбрикләде. Ул Арча районының үткәне, бүгенгесе, киләчәккә планнар белән таныш- тырды.
Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов үзенең чыгышында республиканың сөт җитештерү буенча Россия төбәкләре арасында әлегә шактый калышуын әйтте. 2014 елда республикада бер сыердан уртача 4853 килограмм сөт савылган булса, Ленинград өлкәсендә ул — 7820, Киров өлкәсендә — 6549 килограмм. Ленинград өлкәсенең нәсел хуҗалыкларында уртача савым 11 мең килограммнан артык.
“Агро–Сервис” ширкәте җитәкчесе Габделхәй Кәримов терлек азыгы җитештерү, терлекләрнең рационын баету буенча нәрсәләр эшләнүе турында сөйләде.
— 2 меңәр гектарда кукуруз, рапс игәбез, — диде ул. — Кукурузны орлыкка да үстерәбез. Рапстан май алабыз, аның түбе малларга ашатуга тотыла, маен тракторларга ягулык итеп тә файдаланабыз. Бәрәңге — безнең коткаручыбыз. Узган ел 600 гектарда иккән идек, быел бер мең гектарда планлаштырабыз.
Ширкәттә шепкән дигән майлы культура игәләр. Үзкыйммәте бик түбән, авырулары, корткычлары да юк, түбе терлекләр рационында менә дигән өстәмә. Шепкән маен шулай ук дизель ягулыгы итеп тә файдаланып була.
Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Шамил Шакиров әйтүенчә, бездә азыкларның сыйфаты тикшерелми диярлек. Алар икенче һәм өченче класс таләпләренә генә туры килә. Бу инде азыкның 30 проценты терлек организмында эшкәртелми, әрәм була дигән сүз.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов: “Без терлекнең корсагын тутырырга өйрәндек. Хәзер сыйфатлы азык әзерләргә өйрәнәсебез бар,” — диде. Саламнан әлләни файда алып булмый. Кукуруз, күпьеллык үлән, рапс, шепкән — менә шуларга игътибар бирелергә тиеш. Кукуруз — азыкның нигезен тәшкил итә. Бер сыерга — 0,5 гектар бөртек кукурузы! Һәр хуҗалыкка куелган таләп бу.
Әмма монда нечкә урын бар — кукурузның орлыгын читтән кайтарырга туры килә, бездә суктырганы фуражга гына ярый.
— Ышанычлы урыннардан гына алыгыз, — диде И.Габдрахманов. — 200 гектар кукуруз чәчеп, аның уңышы булмый икән — бу терлекчелекне харап итү дигән сүз.
Бу уңайдан тагын “Кырлай” ширкәтен мисал итеп китерәсе килә. Биредә терлек азыгының составы болай да бай инде. Габделхәй Кәримов әйтүенчә, быел азык борчагы чәчәргә җыеналар. Ике метр ярым озынлыкка кадәр үсә, сенаж өчен менә дигән катнашма, борчак — аксым чыганагы ул.
Семинарда катнашучылар ширкәтнең Иске Иябаш бригадасында терлек азыгын баету технологиясен, башка яңалыкларны карадылар. Билгеле инде, рапс маен ягулык итеп файдалану аеруча кызыксыну уятты. Тракторларны кабызып, эшләтеп күрсәттеләр, механизаторлар белән сөйләштеләр. Хикмәт бит әле кабыну, эшләүдә генә түгел — шепкән маеның литры 5 сум 80 тиен, рапсныкы 8 сумнан кимрәк. Ә дизель ягулыгы бүген 30 сумнан артык.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 21 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 22 апрель 22 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Бозлавык вакытында: Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз. Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
20
апрель, 2026 ел
Татарстанда «иң яхшы язу дәресе»конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә. М.Н. в. Н. Ломоносов, социаль-мәдәни инициативалар Фонды һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан. Конкурста бирелгән номинацияләрнең берсе буенча хат формасында инша язарга тиешле мәктәп укучылары, колледж, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук педагоглар, балалар иҗат берләшмәләре һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре ― хат язу дәресен оештыру һәм үткәрү методикасы авторлары Мәкаләләр катнаша ала.
Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды XIV белем бирү форумына "Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы"
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары»бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр Халыкара Җәйге кампус-илнең иң масштаблы белем бирү проектларының берсе. 13 ел эчендә кампуста 3 000нән артык кеше катнашты, шул исәптән дөньяның 45 иленнән 520 чит ил студенты, шулай ук 500дән артык эксперт һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге спикерлар. Быелгы Тема - »иҗат формуласы". Төп максат-студентларга шәхес үсеше, белемнәрен практик куллану һәм хәзерге икътисадый мәсьәләләрдә реаль бурычларны хәл итү өчен мөмкинлек бирү һәм социаль көн тәртибенә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 20 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 21 апрель
2026 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә көчле яңгыр, көндез яңгыр һәм юеш кар ява.; - төнлә һәм көндез 15-18 м / с тизлектәге көчле җил (Казанда 15 м/с кадәр), юлның аерым участокларында бозлавык барлыкка килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз