Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Аларсыз — без нурсыз
2015 елның 27 марты, җомга
Аларсыз — без нурсыз
Әйе, алар чыннан да күңелләргә нур таратучылар, сәнгать аша әдәп–әхлак бүләк итеп, зәвык, күңел байлыгы өләшеп кеше күңелен шәфкатьле, иманлы булырга ярдәм итүчеләр.
Мәдәният хезмәткәрләренең хезмәтләре бихисап. Безгә сәхнәдән матур булып күренгән чыгышлар өчен күпме хезмәт кергәнен үзе шул өлкәдә кайнаган кеше генә әйтә аладыр. Никадәр сабырлык сорала анда! Матурлык һәм сәнгать өлкәсенә гашыйк үз һөнәрләренең осталары булган мәдәният хезмәткәрләренең 25 март — һөнәри бәйрәм көне. Безгә һәрдаим бәйрәм ясап торучыларның үзләренә ял тәтегәне юк, гади халык бәйрәм иткәндә аларның “урак өсте”. Мәдәният хезмәткәрләренең кухнясында бераз казынып алу, аларның хезмәтенең нечкәлеген, башкарган эшләренең асылына төшенү максатыннан район Мәдәният йорты җитәкчесе Айрат Нурьязанов белән әңгәмә корырга булдык.
— Айрат Гомәрович, сезнең хезмәтнең һәр көне бәйрәм кебек.
— Дөрестән дә, Мәдәният йортында бәйрәмнәр уздырылмаган елның берничә көне генә кала торгандыр. Узган ел, мәсәлән, район Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан сәхнәдә тамашачы өчен 250дән артык чара үткәрелде. Моннан тыш, районның хәрби комиссариаты, район эчке эшләр бүлеге, спорт, мәгариф идарәсе, педагогика көллияте, социаль яклау идарәсе, район ветераннар советы, ЗАГС һ.б. белән тыгыз элемтәдә торабыз. Аларга күп очракта бәйрәмнәрен оештыруда башлап йөрүдә булышу гына түгел, үзебез үткәрәбез дә.
— Республика күләмендәге чараларда да безнең район сәнгать осталарының көче шактый керә, белүебезчә, төрле бәйгеләрдә дә еш катнашасыз.
— Чыннан да, безнең республика күләмендәге чаралардан кайтып та кергән юк, дисәк тә була. “Җыен”, “Түгәрәк уен”, “Балкыш” ,“Каравон”, “Симык” республика фольклор фестивальләре, Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсы ел да безнең район сәнгатькәрләре чыгышларыннан башка узмый. “Җырлыйк әле”, “Башваткыч” телевизион тапшыруларында да безнекеләр ел әйләнәсе катнаша. Чит өлкәләрдә Сабантуйлар үткәрүдә дә безнең коллективның тырышлыгы күп керә. Сабантуй дигәннән, районда Сабантуй, Яңа елны каршы алу, озату чаралары хезмәтебезнең иң күләмлеләре булып тора. Сабантуйга бүгеннән үк әзерлек бара инде. Әле вакыт бар, дип йөрсәң, өлгереп тә булмаска мөмкин. Халыкка күңел ачу өчен үзенчәлеклерәк яңалык кертү турында хәзердән үк планнар корабыз.
— Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә дә озак калмады. 9 майда райондашларыбыз- ны ниләр белән куандырырга җыенасыз?
— Аңа кадәр Габдулла Тукайның 129 еллыгын уздыру көтелә. Быел Тукай көннәре елдагыдан бераз үзгә булачак. Яңа Кырлайдагы музей ишегалдында интер- актив почмаклар булдырырга исәплибез. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына килгәндә, үзәк мәйданны тулы бер Җиңү мәйданына әйләндерергә уйлыйбыз. Берничә сәхнә эшләячәк. Балалар сәхнәсе, сугыш чорындагы сыман машина әрҗәсеннән агитбригаданың һәм хор чыгышлары көтелә. “Арча” ТРК белән “Өзелгән җыр эзеннән” проектын башлап җибәрдек. Район Мәдәният йорты сәхнәсендә 6 май көнне җиңүчеләрнең гала-концерты тәкъдим ителәчәк.
— Авыл мәдәният учаклары да тулы куәтенә эшли. Алар арасында да конкурслар бара.
— Быел авыл мәдәният учреждениеләре ике өлкәдә үзләренең осталыгын күрсәтә. Авыл халкын җәлеп итеп, концерт һәм спектакльләр куеп ярыша алар. Спектакльләр арасында уңышлылары, район Мәдәният йортына чакырылып, район халкына чыгышларын кабат күрсәтә. 17 апрельдә авыл мәдәният учреждениеләренең гала-концерты булачак. Ә аңарчы тамашачыларны 10 апрельдә оешма һәм учреждениеләрнең гала-концертында көтеп калабыз.
Авыл мәдәният учакларына агитбригаданың да булышлыгы зур. Урып–җыю чорыннан башлап алар кечкенә авылларга мәдәният хезмәте күрсәтәләр. Быел тагын да игелеклерәк эшкә тотындык — хәйрия концертлары бирә башладык.
Игелек дигәннән, без берничә ел элек район ЗАГС идарәсе белән берлектә авылларда буйдак егетләр белән парсыз кызларны таныштыру кичәләре уздыра башлаган идек. 11 апрельдән әлеге чараны традицион “Арча кичләре” нә бәйләп үткәрергә җыенабыз (бу хакта республика ЗАГС идарәсеннән дә күрсәтмә килде). Әлеге чараны халык кызыксынгач, сораулар булгач, районда уздырырга уйладык. Планнар зурдан, бары сәламәтлек һәм эшкә дәрт кенә булсын.
Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан район җирлегендәге мәдәният хезмәткәрләрен котлыйм. Хезмәткә көчегез ташып торсын, илһам чишмәләрегез саекмасын, гаиләләрегездә тынычлык, сәламәтлек һәм иҗади киңлек, рәхмәтле тамашачылар телим.
Сәхифәне Розалия ЗИННӘТОВА
әзерләде
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз