Аналык хокукыннан мәхрүм ителде

2015 елның 27 марты, җомга
Аналык хокукыннан мәхрүм ителде
Р. Шиһапова тәртибе район балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия утырышында бер генә тапкыр каралмады.
Әмма Р. Шиһапова бу сөйләшүләрдән тиешле нәтиҗә ясамады, кызын тәрбияләү буенча ана бурычын үтәмәде, баласына тиешле шартлар тудырмады. Кызга хәзер 12 яшь. Ул 3 елга якын әбисендә тәрбияләнә. Бүген ул балалар йортында.
Россия Федерациясе Гаилә кодексының 69 маддәсе нигезендә ата–ана үз баласын тәрбияләү һәм аның үсеше өчен җаваплы. Әгәр дә ата–ана үз бурычларын үтәми икән — бу ата–аналык хокукыннан мәхрүм итү өчен нигез булып тора.
2015 елның 17 мартында 1981 елгы Р. Шиһапова аналык хокукыннан мәхрүм ителде. Суд карары нигезендә ул кызына балигъ булганчы кеременең 1/4 өлеше күләмендә алимент түләп барырга тиеш.
Радик ХӘБИБУЛЛИН,
прокурор урынбасары, юстиция киңәшчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International