Нәкъ Казан Артында...

2015 елның 27 марты, җомга
Нәкъ Казан Артында...
Районның Иҗтимагый советы әгъзалары белән юлыбыз әнә шул якларга — атаклы мәдрәсәләре, укымышлы кешеләре белән данлыклы булган, тарихка Казан арты төбәге булып кереп калган Кишет якларына, Иҗтимагый советның чираттагы күчмә утырышына алып китте.
Яңа Кишет авыл җирлеге дүрт авылны берләштерә. Сәфәребез Симетбаштан башланды. Биредә һәр җирдә элемтә системасында зур көч куеп эшләүче Лотфулла Шәфигуллинның ярдәме сизелә. Бәхетле алар. Барлык социаль объектлары бар, мәчеттән көн дәвамында азан моңы ишетелә, балалар заманча технологияләре булган мәктәптә укый, җырчыларны телевизор- дан түгел, авыл клубы сәхнәләрендә күрәләр. Кечкенә авылларда, гадәттә, бер күренеш күзәтелә: бәйрәмнәрдә катнашырга кеше юк, тамашачы да бик аз йөри. Бу турыда 26 ел мәдәни өлкәдә хезмәт куючы Ризилә Шәрәфиевадан сорыйм. “Авыл халкы тырышлыгы белән һәр бәйрәмне бергә үткәрәбез. Узган ел 18 кеше иҗат концерты куйдык. Ә тамашачы бездә бик күп. Казаннан артистлар килгәндә 100 урынга исәпләнгән клубта басып торырга да урын булмый”, — ди. Симетбашка кергәндә авыл башында кызыл трактор–һәйкәл каршы ала. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан ул урынын танкка бирергә җыена. Лотфулла Шәфигуллин авылдашларына бәйрәм уңаеннан шундый бүләк ясарга уйлый.
Тик симетбашлыларның иң авырткан җирләре бар. Яшьләргә эш юк, шунлыктан алар читкә китеп эшләп йөрергә мәҗбүр. “Фермаларның гөрләп эшләгән чакларын сагынабыз, — ди авыл халкы. — 2013 елның ахырыннан фермалар буш тора, яшьләрнең читтә йөрүенә йөрәгебез әрни...”
Кышкарда бер капка төбендә берничә сөт җыючы машина туктаган. Сөт җыючы Мортазиннар йорты икән. “Көнгә 8–10 тонна чамасы сөт җыябыз. 5 машина белән 16 авылдан. Үзебезнең авыл җирлегеннән генә түгел, Балтач, Кукмараның да берничә авылыннан җыябыз, — ди Рәхимә Мортазина. —Бүгенге көндә литрына 18 сум түлибез”.
Мәктәпкә юл тотабыз. Биредә 5 бала укый икән, киләсе елга икәү керәчәк. “Иң җылы учак, иң җылы кочак — гаиләдә” дигән почмакны күргәч, совет әгъзасы Илдус Сәгъдиев әйтеп куйды: “Мәктәпләрдә шушындый гади хезмәт кешеләренә багышланган почмаклар, авылларның тырыш, үрнәк гаиләләренең фотосүрәтләрен мөмкин кадәр күбәйтергә кирәк. Балаларны тәрбияләүдә иң үтемле чара ул үрнәк күрсәтү”, — диде.
Кышкарда да иң борчыганы — эш юклык. Ике гасырдан артык иман нуры таратучы Кышкар мәчете бүген төзекләндерү сорый. Авылдашлар мәчеткә реставрация ясатуда районнан ярдәм булса иде дип өметләнә. Совет әгъзалары бу мәсьәләдә республика органнарына мөрәҗәгать итү турында килеште.
Мәдәният учагы биредә дә гөрләп эшли. 30 елга якын стажлы Ләйсән Шәфигуллина җитәкли аны. Авылның бердәмлеген күрсәтүче бер генә мисал — үзләрендә Сабантуй узмый башлагач, авыл халкы, кем күпме булдыра ала, шулкадәр акча яки бүләк җыеп, иганәчеләр ярдәме белән уздыралар бәйрәмне. Бу яклар, гомумән, талантлы кешеләре, актив яшьләре, тырыш китапханәчеләре белән мактаулы. “Алар китапханәче булып туган”, — ди совет әгъзасы — район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Фазылова, горурланып. Яңа Кишет китапханәсендә хезмәте белән генә түгел, белеме белән дә үрнәк, “Башваткыч”та машина откан Надия Йосыпова эшли. Иске Кишет китапханәчесе Милүшә Ситдыйкова авылдашлары — Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин турында истәлекләрне барлау өстендә ныклап эшли, якыннары, балалары белән тыгыз элемтәдә тора. Геройның туган нигезендә дә эш гөрли. Музейны 9 майга ачарга ниятлиләр. Китапханәдә без килгәндә Мәгъфия Фазлыева совет әгъзаларының килүен көтә иде. Авылдашлары исеменнән гозере бар икән. “Безнең авылга ФАП төзетсеннәр иде. Монда күбебез өлкәннәр. Яңа Кишеттән фельдшер Люция Шәрипова, рәхмәт үзенә, гел килеп торса да, берүзе ике зур авылга өлгереп тә бетә алмый. Шул гозеребезне хакимияткә җиткерсәгез иде”, — ди тыл ветераны. Яшьләрнең дә гозере бар. Искиткеч актив, спортны да, сәнгатьне дә яратып, бәйрәмнәрне үзләре оештыручы (Яңа елны клуб мөдире булмаган көе үзләре башлап үткәргәннәр) яшьләргә, гомумән, авыл халкына яңа мәдәният учреждениесе кирәк.
9 майга дип һәр авылда каһарманнарның исемен мәңгеләштергән такталарны матурлый, яңарталар, мәдәният учреждениеләрендә спектакль әзерләүчеләр дә бар. Хәбәрсез югалган фронтовикларның исемнәрен эзләү дәвам итә, ветераннар белән яшь буынны очраштырып кичәләр уздыралар, мохтаҗларына ярдәм күрсәтәләр.
Яңа Кишеттә “Арча КСМы” ширкәте мәктәпне ныклап төзекләндерү эшен башкара. Дәүләт программасы нигезендә мәктәпкә өр-яңа сулыш өреләчәк. Бу хезмәт тә авылга Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан зур бүләк булачак.
Авыл халкының гозерләрен Иҗтимагый совет әгъзалары, әлбәттә, район хакимиятенә җиткерәчәк. Димәк, әйбәт үзгәрешләргә өмет бар. Ә бу яклардан алар бик канәгать булып, авыл халкының матур яши белүләренә сокланып китте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International