Күпләрне елаткан җир — Суслонгер

2015 елның 27 марты, җомга
Күпләрне елаткан җир — Суслонгер
Без бу сүзне бала чактан ишетеп үстек. Сугыштан исән кайткан агайлар, апалар һәм әбиләр еш телгә алалар иде аны. Ул елларда бу турыда кычкырып сөйләшергә дә ярамаганлыгын без соңрак аңлый башладык. Бөек Ватан сугышы музей–мемориалы мөдире Михаил Черепанов әйтүенчә, Суслонгер өйрәнү лагере турындагы мәгълүматлар әлегә кадәр яшерен булып исәпләнә.
Анда булган хәлләрне солдатларның туганнары язган хатлардан гына чамалап була. Төрле районнар һәм өлкәләрдә яшәүчеләрнең сөйләгәннәре гаҗәеп охшаш.
Бүгенге көндә Суслонгерда һәлак булган 300 татарстанлының исемнәре ачыкланган. Аларның күпме икәнлеген чамаларга гына мөмкин.
Россия Федерациясе Оборона министрлыгы мәгъ- лүматлары буенча, сугыш елларында Суслонгер районында 31нче һәм 46нчы запас һәм 47нче өйрәнү укчы дивизияләре урнашкан, 102нче һәм 105нче гаубица–артиллерия бригадасы төзелгән. Мари урманнарындагы бу формированиеләр сугыш югалтулары кичермәгән һәм монда сугышырлык дошман булмаган, немец самолетлары да монда кадәр килеп җитмәгән. Әмма мари урманнарында авырулардан үлгән солдатларның исемлекләре бар. Суслонгер зиратындагы обелискта язылган ул исемлекне без үзебез күрдек. Алар госпитальдә үлгән, араларында татар фамилияләре юк. Ә менә урман эчендәге чәнечкеле чыбык белән әйләндереп алынган лагерьда ачлыктан, өшүдән, авырулардан үлүчеләрнең исәбе дә, кемнәр икәнлеге дә билгеле түгел. Аларны урман эчендәге чокырга тутырганнар.
— Безне, мәктәп укучыларын, сугыштан соң урманга алып барып окопларда яткан кеше калдыкларын җыйдырттылар, — дип сөйләде безгә Суслонгерда яшәүче Александр Богатырев. — Күп иде алар. Безгә: “Немец, румын солдатлары болар”, — дип әйттеләр.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән ир–егетләрне фронтка алу башлана. Авыр, кемнәр өчендер мәңгелеккә аерылулар. Әмма ил белән килгән кайгы бу, Ватанны дошманнан саклау — ир–егетнең изге бурычы, күңелләрдә исән–имин кайтырлар, дигән өмет чаткысы да яши.
Кичә генә чалгы белән печән чапкан, сәнәк, көрәк тотып эшләгән авыл агайларын, малайларын вагоннарга төяп мари урманнарындагы Суслонгер лагерена китерәләр. Алар монда русчага, сугышырга өйрәнергә тиеш була. Әмма монда тәмуг көтә.
Суслонгер лагере турындагы коточкыч дөреслек күп еллардан соң гына ачыла, газеталарда “үлем лагере” турында хәбәрләр басыла башлый. Бактың исә, әлеге лагерь җитәкчесе чын ерткыч булган. Курсантларны кимсетү, хәтта атып үтерү аңа бернигә дә тормаган. Кешеләр ачлыктан шешенеп үлгән, ә ул үзенең этен коймак белән сыйлаган. Солдатларга дигән киемнәрне, хатыннары йөзләгән километрлар җәяүләп үтеп килгән кием–салымны, ашамлыкларны базарга озатканнар.
Әйтүләренчә, солдатларның берсе могҗиза белән лагерьдан чыга алган һәм мондагы газаплар турында әтисенә сөйләгән. Әтисе легендар халык комиссары Клим Ворошиловның танышы була. Ворошилов бирегә үзе килә, берничә офицерны строй алдында аталар.
— Безнең күрше апа Суслонгерга ире янына җәяүләп ике тапкыр баруы турында сөйләгәне хәтердә, — ди Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов. — Ара 135 километр. Аның ире шунда хәбәрсез югалган. Мине бу вакыйга бик дулкынландырган иде. Анда эләгеп харап булган якташларыбыз да Ватанны сакларга дип чыгып киткән бит. Аларның рухы безгә рәнҗеп ятарга тиеш түгел.
21 мартта Алмаз Борһанов җитәкчелегендәге районыбыз делегациясе Суслонгер зиратында биредәге лагерьда гомерләре өзелгән якташларыбыз истәлегенә мемориаль таш, чардуган куйды. Раил хәзрәт белән Василиск атакай алар рухына багышлап дога укыдылар. Делегация әгъзалары Арча хакимияте, сугыш ветераннары исеменнән веноклар куйдылар.
Суслонгер бистәсе хакимияте башлыгы Владимир Веселовка күрсәткән игътибарлылыгы, кунакчыллыгы өчен рәхмәт. Ул җәй көне лагерь урнашкан урында булырга чакырды, анда әле блиндажлар, окоплар сакланган...
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International