Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Көчтән килгәнчә игелек кылырбыз
2015 елның 27 марты, җомга
Көчтән килгәнчә игелек кылырбыз
25 мартта Казандагы “Корстон” мәдәни–күңел ачу комплексында “2014 ел хәйриячесе” республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советы рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Хәйрия эшчәнлеге Татарстанда дәүләт сәясәтенең бер өлеше. Мондый бәйге республикада ел саен үткәрелә. Бүләкләнүчеләр арасында безнең районнан Лилия Гарәфиева да бар иде.
— Арча Боз сараенда Фәнил Гарәфиев истәлегенә үткәрелгән ветераннар хоккей турнирында быел 6 район командасы, барлыгы 100дән артык кеше катнашты. Турнирга шуның кадәр кеше килүенә, Фәнилне шулай хөрмәт итүләренә мин бик тә рәхмәтле, — ди шәхси эшмәкәр Лилия Гарәфиева.
Фәнил Гарәфиевны районда кешелеклелеге, изге күңеллелеге, ярдәмчеллеге өчен ихтирам итәләр һәм яраталар иде. Фаҗигале төстә вафат булуына шактый вакыт үтүгә карамастан, үзен әле дә сагынып искә алалар. Ә аның изге гамәлләрен хатыны Лилия Гарәфиева дәвам итә.
— Янымда булмаса да, Фәнил минем йөрәктә. 21 ел бергә гомер иттек, ике бала үстердек. Аны онытмыйлар. Кайчак бер белмәгән җирдә дә сез Фәнилнең хатынымы әллә, дип яныма килеп җитәләр. Мин аны шулай якын итүләре белән горурланам. Исән кебек булып истә калсын, дип аның эшен дәвам итәргә тырышам. Фәнил безгә яхшы, мул тормыш калдырды. Аның тырышлыгы белән бүген бернинди авырлык кичермибез. Рәхмәт. Мөмкинчелегебез булганда нигә мохтаҗларга ярдәм итмәскә? Кешеләр рәхмәтен алу үзе зур бәхет бит, — ди Лилия ханым.
Лилия үзе Олы Әтнә кызы. Әтисе укытучы, әнисе фармацевт. Гаиләдә ике кыз. Лилия — олысы. Олы Әтнә урта мәктәбен тәмамлаган кыз Казан медицина училищесына укырга керә. Шул елларда Олы Әтнә совхоз–техникумында белем алучы Югары Әзәк егете Фәнил белән очраша. Армиядән дә көтеп ала үзен.
Кайткач, өйләнешәләр. Менделеевскига эшкә китәләр. Аннан гаилә Арчага күчеп кайта, Фәнил үз эшен башлап җибәрә. Бераздан металл базасын булдыра.
— Хәзерге вакытта Фәнилнең эшен туганыбыз Инсаф Габделгазизов, финанс–экономика институтын тәмамлаган кызым Алсу белән берлектә дәвам итәбез. Казан федераль университетында белем алучы улым Фәнис тә буш вакытында ярдәмгә килә, хәтта зур проблемаларны да хәл итә, — ди Лилия ханым.
Турнирлар оештыруда менә шушы яшьләр башлап йөри дә инде. Бүләкләрне дә яхшы әзерлиләр, спортчыларны тукландыруны да оештыралар. Һәр ел Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры да, чаңгы ярышлары да шундый югарылыкта үтә.
Моннан тыш, Лилия Гарәфиева Өлкәннәр көнендә бүләк әзерләүгә дә үзеннән зур өлеш кертә (ел да 50 – 55 пакет), ветераннар, сугыш чоры балалары турында да онытмый, ярдәм сорап килгән авыручылар, янгыннан зыян күрүчеләрне дә кире борып чыгармый, көченнән килгәнчә акчалата ярдәм күрсәтә. Утар Атыда ялгызы яшәүче һәм йортын төзекләндерүгә мохтаҗ сугыш ветераны кызы Нурия Абдуллинага да ул материаллар белән булыша. “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәге белән тыгыз элемтәдә тора. Фәнил укыган Иске Кырлай мәктәбен, аның туган ягын да онытмый. Авылда Сабантуй үткәрүгә үз өлешен кертсә, мәктәпкә чаралар үткәргәндә ярдәме тия.
Ә изгелек ул җирдә ятмый, аны кылган кешенең үзенә бише, уны белән әйләнеп кайта. Бу изгелекләрегез, мохтаҗларны, өлкәннәрне, балаларны сөендерүләрегез үзегезгә игелек булып кайтсын, һәрчак хезмәтегез уң булсын.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 21 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 22 апрель 22 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Бозлавык вакытында: Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз. Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
20
апрель, 2026 ел
Татарстанда «иң яхшы язу дәресе»конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә. М.Н. в. Н. Ломоносов, социаль-мәдәни инициативалар Фонды һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан. Конкурста бирелгән номинацияләрнең берсе буенча хат формасында инша язарга тиешле мәктәп укучылары, колледж, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук педагоглар, балалар иҗат берләшмәләре һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре ― хат язу дәресен оештыру һәм үткәрү методикасы авторлары Мәкаләләр катнаша ала.
Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды XIV белем бирү форумына "Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы"
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары»бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр Халыкара Җәйге кампус-илнең иң масштаблы белем бирү проектларының берсе. 13 ел эчендә кампуста 3 000нән артык кеше катнашты, шул исәптән дөньяның 45 иленнән 520 чит ил студенты, шулай ук 500дән артык эксперт һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге спикерлар. Быелгы Тема - »иҗат формуласы". Төп максат-студентларга шәхес үсеше, белемнәрен практик куллану һәм хәзерге икътисадый мәсьәләләрдә реаль бурычларны хәл итү өчен мөмкинлек бирү һәм социаль көн тәртибенә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 20 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 21 апрель
2026 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә көчле яңгыр, көндез яңгыр һәм юеш кар ява.; - төнлә һәм көндез 15-18 м / с тизлектәге көчле җил (Казанда 15 м/с кадәр), юлның аерым участокларында бозлавык барлыкка килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз