Бәла аяк астында

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе
Бәла аяк астында
Быел Татарстанда йорт хайваннары арасында 83 котыру очрагы теркәлгән инде.
— Мал белән эш итүче һәр кеше бу авыруның хәтәр һәм мәкерле булуын истә тотарга тиеш, — ди район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов. — Авыру билгеләре беленә башлаганчы 10 көн алдан хайван селәгәендә котыру авыруы вируслары булырга мөмкин.
Мондый мал тора–бара сәерләнә башлый, селәгәе ага, усаллана, көзән җыера, куркаклана.
Йорт хайваннарыннан — этләр һәм песиләр, кыр-гый җәнлекләрдән төлке һәм бүреләр, енот, төрле кимерүчеләр зарарлану чыганагы булып торалар. Әле менә 2 мартта гына Кама Тамагы районында төлке бер хуҗалыкка килеп керә, эткә һөҗүм итә. Тавышка хуҗабикә йөгереп чыга, аларны аермакчы була. Төлке хатынның кулын тешли, эт төлкене буып үтерә. Ярый әле вакытында табибларга мөрәҗәгать итә, үзе һәм эт исән кала.
Үзен дөрес тотмаган, кешедән курыкмаган хайван (шул ук төлке) очраса, аеруча сак булырга кирәк. Бу турыда балалар да белергә тиеш. Инде зыян күрә калсагыз, табибларга тизрәк мөрәҗәгать итегез.
Йорт хайваннарына үзвакытында котыру авыруына каршы прививка ясатырга. “Хайваннарны асрау кагыйдәләре” буенча хуҗа кеше аның өчен тулысынча җа- ваплы.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International