Бәйгедә катнашыгыз

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе
Бәйгедә катнашыгыз
Татарстанның белем бирү йортларында 1 сентябрьдән 1 майга кадәр “Мәктәп эко-патруле” бәйгесе бара.
Бу бәйгедә һәр мәктәп укучысы катнаша ала. Моның өчен кесә телефонына махсус мобиль кушымта урнаштырырга һәм белем бирү порталының логинын җыеп (ул һәр укучыда бар) анда теркәлергә кирәк.
Бәйге шартлары буенча укучы, рөхсәтсез чүплекләрне телефон ярдәмендә фотога төшереп, Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәрә ала. Фотога төшерелгән урынның координатлары автоматик рәвештә билгеләнәчәк, һәр законсыз чүплеккә карата тиешле чаралар күреләчәк.
Укучы җибәргән фото кабул ителсә, аңа балл куела. Иң күп балл җыючылар бәйгенең җиңүчеләре дип табыла. Катнашучылар “Иң актив укучы”, “Иң актив сыйныф” һәм “Иң актив мәктәп” номинацияләрендә көч сынашачак. Бәйгедә катнашкан 33 иң актив укучы, 6 сыйныф һәм 9 мәктәп смартфон, планшет, велосипед кебек кыйммәтле бүләкләргә ия булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International