Яңалыклар

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе
Дүшәмбе киңәшмәсендә язгы кыр эшләренә, санитария-экология икеайлыгына хәзерлек, тирә-юньне, территорияләрне тәртиптә тоту, төзекләндерү мәсьәләләре каралды.
Парклар һәм скверлар төзү, мәктәпләрне ныклап төзекләндерү программалары буенча башкарылачак эшләр сөйләшенде. Яшьләр оешмаларының эшчәнлеген активлаштыру буенча бурычлар билгеләнде. Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев алып барды.

Кушлавыч авылында туып–үскән, Бөек Ватан сугышы ветераны, шагыйрь һәм прозаик Әнәс Галиевның тууына 95 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе була. Әдәбият сөючеләрне 3 апрель 10 сәгатьтә “Казан арты” тарих–этнография музеенда көтәләр.

4 апрельдә Арча шәһәрендә тирә–якны тәртипкә китерү буенча өмәләр оештырыла. Барлык предприятие, оешмаларны һәм шәһәр халкын анда актив катнашырга чакырабыз.
Шәһәр башкарма комитеты

Арча районының спорт музее булачак. Хөрмәтле райондашлар, әгәр дә сездә спорт тарихына багышланган һәм сәләтле спортчылар турында кызыклы язмалар, фотолар, вакыйгалар, истәлекләр, экспонатлар булса, аларны Боз сараена алып килүегез сорала. Барлык мәгълүмат та журналда теркәлеп барылачак. Сораулар туса, телефон: 3–57–04.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International