Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
СПОРТ АЛАРНЫҢ ЮЛДАШЫ
2015 елның 1 апреле, чәршәмбе
Район яшьләре һәр өлкәдә актив, уңышлары да күп. Алар горурлыгыбыз гына түгел, киләчәгебез дә. Узган атнада “Арча” спорт комплексында Татарстан Республикасы беренчелекләрендә призлы урыннар яулаган егетләр һәм кызларны бүләкләү тантанасы узды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, узган елның ноябреннән башлап быелның мартына кадәр үткән Татарстан беренчелегендә баскетбол, бокс, гер спорты, тхэквондо, татарча көрәш, йөзү буенча алдынгы урыннар алучыларны бүләкләп, аларга бетмәс–төкәнмәс көч, яңа уңышлар теләде. “Сезнең уңыш — районыбызның, илебезнең уңышы”, — дип бәяләде ул яшьләрнең тырышлыгын.
Татарча көрәш буенча бүләкләнүчеләр арасында Арчаның 2нче мәктәбеннән Динар Гайнетдинов та бар иде. Биектауда 42 команда арасында арчалыларның 4нче урын яулавында Динарның да өлеше зур. 10 сыйныфта укучы егет көрәш белән 12 яшьтән шөгыльләнә. Түгәрәккә дә кемнеңдер тәкъдиме белән түгел, үз теләге белән килгән булган. Аның тырышлыгы — тренеры Фәнис Зариповның уңышы. Ә Динарның тырышлыгы узган ел “Сабантуй” газетасы призына үткәрелгән Татарстан беренчелегендә 3нче урын алып кайтуында күренә. Болар әле уңышларның башы гына. Киләчәген юридик белем алып хокук саклау органнары белән бәйләргә теләгән егетнең спортта яулаган уңышларын ишетеп горурланырга язсын. Хокук сакчысына спорт беренче урында тора.
Гомумән, спортны үз итү тормышта һәрьяклап файдалы. Спорт — сәламәтлек дип юкка әйтмиләр. Ә сәламәт булсаң, күңел эшкә алгысып тора. Балаларны кече яшьтән спортка тарту иң элек, әлбәттә, гаиләдән башлана. Мәктәпкә кергәч, физкультура укытучысының кызыксындыра белүе мөһим. Ашытбаш мәктәбенең 29 ел стажлы физкультура укытучысы Наил Сабирҗанов белән шул хакта сөйләшәбез. “Балалар элек бик актив иде, тик хәзер аларны компьютер, телевизордан аерып алу өчен спортка кызыксындыру уятырга кирәк. Үзем, мәсәлән, чаңгыны сәламәтлек өчен иң яхшы спорт төре дип саныйм. Җәен — йөгерү. Укучыларыбызның спортта уңышлары шактый. Аларны спортка җәлеп итү өчен ел әйләнәсе “Елның иң яхшы спортчысы” дигән конкурс оештырабыз. Баллар белән бәяләнгән нәтиҗәләр мәктәпнең һәркемгә күренә торган почмагындагы экранда чирек саен чагылып бара. Укучы мәктәп күләмендә беренче урын алса, 10 балл, район күләмендәге беренче урынга — 20, республика дәрәҗәсендәгегә 30 балл өстәлә. Җиңүчеләр авыл Сабантуенда бүләкләнә. Әлеге система укучыларда кызыксыну уята, активлаштыра. Ике ел мәктәптә көрәш түгәрәге эшли (тренер Сөләйман Галиуллин). Яше кечкенә булса да, укучыларның көрәш буенча да уңышлары бар. Шулай ук шашка, шахмат түгәрәкләренә кызыксынып йөриләр. Республиканың сайлап алу ярышларына район буенча шашка ярышлары безнең мәктәптә узды. Бу төрләр баланың зиһенен камилләштерү өчен дә мөһим. Кызлар яңа кергән спорт төрләреннән бадминтонны үз итә”, — ди ул.
Бәйрәм тантанасы “Арча” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең спартакиадасы белән дәвам итте. Район җирлегендәге мәктәп укучыларыннан торган командалар 8 төрле ярышта көч сынашты. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган спарта- киада башланыр алдыннан яу кырында башын салган райондашларыбызның якты истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 21 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 22 апрель 22 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Бозлавык вакытында: Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз. Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
20
апрель, 2026 ел
Татарстанда «иң яхшы язу дәресе»конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә. М.Н. в. Н. Ломоносов, социаль-мәдәни инициативалар Фонды һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан. Конкурста бирелгән номинацияләрнең берсе буенча хат формасында инша язарга тиешле мәктәп укучылары, колледж, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук педагоглар, балалар иҗат берләшмәләре һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре ― хат язу дәресен оештыру һәм үткәрү методикасы авторлары Мәкаләләр катнаша ала.
Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды XIV белем бирү форумына "Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы"
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары»бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр Халыкара Җәйге кампус-илнең иң масштаблы белем бирү проектларының берсе. 13 ел эчендә кампуста 3 000нән артык кеше катнашты, шул исәптән дөньяның 45 иленнән 520 чит ил студенты, шулай ук 500дән артык эксперт һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге спикерлар. Быелгы Тема - »иҗат формуласы". Төп максат-студентларга шәхес үсеше, белемнәрен практик куллану һәм хәзерге икътисадый мәсьәләләрдә реаль бурычларны хәл итү өчен мөмкинлек бирү һәм социаль көн тәртибенә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 20 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 21 апрель
2026 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә көчле яңгыр, көндез яңгыр һәм юеш кар ява.; - төнлә һәм көндез 15-18 м / с тизлектәге көчле җил (Казанда 15 м/с кадәр), юлның аерым участокларында бозлавык барлыкка килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз