Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
МОҢАРЧЫ НӘРСӘ КАРАГАННАР?
2015 елның 1 апреле, чәршәмбе
Казандагы “Адмирал” базары януы, андагы фаҗига барыбызны да тетрәндерде. Үз башына төшкәннәр моны аерата авыр кичерде. Ерак барасы юк, моннан 8–9 ел элек безнең Арчада да азык–төлек һәм кием–салым базарлары янды.
— Гомер онытасым юк, — дип сөйли азык–төлек базарында элек эшләгән Диләрә ханым. — 2007 елның 7 марты иде ул. Кичтән азык–төлекне алып кайтып тутырган гына идек. Ул вакытта базарның гөрләп эшләгән вакыты. Кеше күп йөри. Бикләп кайтып кына киттек, базар яна дип хәбәр иттеләр. Суыткыч белән туңдыргычны алып, кредитны түләп бетереп җиңел сулап куйган гына вакыт иде. Бар да әрәм булды. “Адмирал” яна дигәч, планшеттан карап еладым...
— Шул янгыннан соң кайберәүләр эшмәкәрлек эшенә бөтенләй кул селтәде, — дип сөйли азык–төлек базарында эшләүче Наилә ханым. — Ул кич йөрәктән әле дә китми...
Озак еллар базарда киемнәр сатучы Гүзәл ханым:
— Искә төшерәсе дә килми ул вакытларны, — ди.
Ярый әле үлемнәр булмады. Ул вакытта янгыннарның ни сәбәпле килеп чыгуы турында төрле сүзләр йөрде.
“Адмирал” базары янганнан соң, республиканың сәүдә объектларында планнан тыш тикшерүләр башланып китте. Янгыннан соң ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кеше күп йөри торган урыннарда һәм сәүдә үзәкләрендә куркынычсызлык ка- гыйдәләре буенча махсус тикшерүләр уздырырга боерды. Безнең районда да прокуратура күзәтчелек органнары белән берлектә сәүдә объектларында тикшерүләр алып бара.
— Кибет тоталар, ә кеше иминлеге турында уйлау юк, — ди Арча һәм Әтнә районнары буенча дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин.
Күптән түгел эшмәкәрләрнең бер җыелышында МЧСның дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Раил Галимуллин: “Быел планлы тикшерүләр булмаячак”, — дип эшкуарларны сөендергән иде. Эшмәкәрләр өчен “күзәтчелек каникулы”н планнан тыш тикшерүләр бозды.
Тикшерү үткән кайбер объектларны (30 март) махсус карап чыктым. Нәтиҗәсен беләсе килде.
Иң башта элеккеге урам базары янындагы сәүдә йортындагы “Шаром–Даром” кибетенә бардым. 3нче катка күтәрелү юлына аркылы бау сузып, “Бездә ремонт” дигән язу элеп куйганнар.
Элек янган базар урынындагы икенче каттагы кием–салым базарында да тулы көчкә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү эшләре бара. Беренче каттагы баскыч астын бушатканнар, китаплар кибетен алганнар. Баскыч кырыйларын тимер сайдинглар белән эшләгәннәр. Сигнал җиһазларын яңага алмаштыралар. Эвакуация ишекләрен кием–салымнан арындырганнар. Ишекләрне киңәйткәннәр һ.б.
Кибетләр рәтендәге икенче каттагы тагын бер кием–салым базарында да (элеккеге “Галантерея” кибете каршысы) эш бара. Идәндәге линолеумга кадәр алганнар. Павильоннардагы плас-тик диварларны металл сайдингларга алмаштырганнар. Утларны караганнар. Эвакуация юлларын чистартканнар һ.б.
Азык–төлек базарының ишекләренә “30 мартта санитар көн” дип язып элгәннәр. Эчтә шулай ук янгын куркынычсызлыгы буенча махсус эш бара. Павильоннардагы плас-тик диварларны металл сайдингларга алмаштыралар. Чистарталар, җыештыралар. Кибетләрдә, базарларда кеше йөри торган урыннарны товар белән тутырырга рөхсәт ителми. Азык–төлек базарында бу хәл күзәтелә. Товар куяр өчен урын булмавы сәбәпчеме моңа, әллә барлык булган азык–төлекне сатып алучылар күз алдына куярга тырышумы бу?
Типография бинасында да янгын куркынычсызлыгы буенча шактый эшләнгән. Икенче катка тагын бер эвакуация юлы ясалган. Котельный ишек-ләре утка чыдам тимер ишеккә алмаштырылган. Тиз янучан материаллар белән тышланган диварлар гипсокартон белән төрелгән һ.б.
Нәрсә булган кибет, базарларга диярсең. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү өчен фаҗига булу кирәк микәнни?!
Тикшерүләр дәвам итә.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 21 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 22 апрель 22 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Бозлавык вакытында: Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз. Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
20
апрель, 2026 ел
Татарстанда «иң яхшы язу дәресе»конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә. М.Н. в. Н. Ломоносов, социаль-мәдәни инициативалар Фонды һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан. Конкурста бирелгән номинацияләрнең берсе буенча хат формасында инша язарга тиешле мәктәп укучылары, колледж, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук педагоглар, балалар иҗат берләшмәләре һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре ― хат язу дәресен оештыру һәм үткәрү методикасы авторлары Мәкаләләр катнаша ала.
Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды XIV белем бирү форумына "Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы"
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары»бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр Халыкара Җәйге кампус-илнең иң масштаблы белем бирү проектларының берсе. 13 ел эчендә кампуста 3 000нән артык кеше катнашты, шул исәптән дөньяның 45 иленнән 520 чит ил студенты, шулай ук 500дән артык эксперт һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге спикерлар. Быелгы Тема - »иҗат формуласы". Төп максат-студентларга шәхес үсеше, белемнәрен практик куллану һәм хәзерге икътисадый мәсьәләләрдә реаль бурычларны хәл итү өчен мөмкинлек бирү һәм социаль көн тәртибенә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 20 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 21 апрель
2026 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә көчле яңгыр, көндез яңгыр һәм юеш кар ява.; - төнлә һәм көндез 15-18 м / с тизлектәге көчле җил (Казанда 15 м/с кадәр), юлның аерым участокларында бозлавык барлыкка килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз