Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сагындыра туган як
2015 елның 3 апреле, җомга
Сагындыра туган як
Узган атнада Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы булды. Анда безнең районнан чыккан бик күп күренекле кешеләр катнашты.
— Оешманың барлыкка килүенә 12 ел. Икенче ел инде аны мин җитәклим. Шушы вакыт эчендә Арчада яшәүче һәм ярдәмгә мохтаҗ балаларга булышу йөзеннән хәйрия концертлары үткәрдек. Хәзер Казанда яшәүче һәм укучы арчалыларны барлыйбыз. Хәтта эшкә урнаштыруда ярдәм итүне сорап килүчеләр дә бар. Сайтны яңарта башладык. Апрель ахырына әзер булыр, дип уйлыйбыз. Кеше кайда гына яшәсә дә, шул сайтка кереп бер–берсе белән сөйләшә, фоторәсемнәрен карый һәм куя, якташларын барлый алачак, — ди Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе, Казанбашта туып–үскән Фәнис Мөсәгыйтов.— Киләчәктә дә якташларыбыз белән аралар өзелмәсен, шулай очрашып торырга язсын иде.
Безнең Арча халкы бик кунакчыл. Очрашу вакытында да бу беренче булып күзгә ташланды. Татар киемнәрен кигән кызларыбыз кунакларны фойеда ук чәкчәк белән каршы алды, гармунчыларыбыз татар халык көйләрен сузды, биючеләребез биюгә чакырды. Ә театрның икенче катында залда Шурабаштан килгән ветераннар ансамбле фольклор күренешләр тәкъдим итте. Аларның ару–талуны белмичә тыпырдап биеп, такмаклар җырлап торулары очрашуга килгәннәрне дә битараф калдырмады, алар да дәртле бию көенә өлкәннәргә кушылды. “Казан арты” тарих–этнография музее кунакларны кызыксындырырлык күргәзмәләр оештырган иде. Берсендә Арча төбәгеннән чыккан, хәзер инде вафат, шулай ук сугышта катнашкан язучыларның портретлары (Эрот Зарипов эшләре), Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларының әсәрләре куелган иде. Шулардан Ашытбаштан Наил Касыймов, Мирҗәмнән Рифат Җамал, Кәчедән Рафик Юныс, Наласадан Гүзәл Әдһәм, Рөстәм Галиуллин, Мөрәледән Хәнәфи Бәдигый, Курса–Почмактан Сания Әхмәтҗанова, Субаш Атыдан Рәис Сафин очрашуда да катнашты.
— Бездән бик күп танылган шәхесләр чыккан. Без аларның барысын да яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Әмма кеше нинди генә үрләр яулап, нинди генә уңышларга ирешсә дә, туган ягын, туган нигезен, балачагын онытмый, — диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев. — 3 министр Арча ягыннан. Президентыбыз Арчада эшләп киткән. Аларның ярдәмнәрен һәрдаим тоеп торабыз. Биредә якташларым белән очрашуыма чын күңелдән шатмын. Ә иң зур байлыгыбыз булган хезмәт сөючән халкым белән горурланам.
Сәхнәгә ул көнне безнең Арча төбәгендә туып–үскән һәм хәзер татар эстрадасы күгендә якты йолдыз булып кабынган сәнгать осталары белән беррәттән үзешчәннәребез дә чыкты. Ике сәгатьтән артык барган концертта (алып баручылар “Безнең гәҗит” газетасы мөхәрри- ре Илфат Фәйзрахманов һәм җырчы Нурзадә) Татарстанның атказанган артисты Рабига Сибгатуллина белән Татарстанның халык артисты Фәрит Хатыйпов, “Татар моңы” бәйгесе җиңүчесе Рәфинә Ганиуллина, Татарстанның халык артисты, мәңге яшь күңелле Гөлзадә Сафиуллина, “Алтын Барс” премияләре иясе Илназ Баһ, хатыны Гүзәл Идрисова, танылган җырчы Нурзадә, яшь җырчы, Гөлзадә Сафиуллинаның оныгы Ширин, Татарстанның атказанган артисты Вәис Бәйрәмов, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов һәм аның сокландыргыч фольклор коллективы, Татарстанның атказанган артисты Ринат Гыйлаҗевның “Сорнай” фольклор ансамбле, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наил Касыймов белән бер сәхнәдән Расих Галимҗанов, Динара Шәйдуллина, Дамир Гасыймов, Зилә Шәйхетдинова җитәкчелегендәге “Ләйсән”, Флорид Гасыймов җитәкләгән гармунчылар, Аида Сәләхетдинованың “Аллегро” бию төркеме, Мәдинә һәм Гаяз Йосыповларның чыгыш ясауларына сөенеп һәм горурланып утырдык.
— Мин үзем Мирҗәмнән. 40 ел Үрнәк училищесында эшләдем. Казанда күптәннән яшим. Монда рәхәт булса да, туган ягым бик сагындыра. Бирегә дә мине сагыну хисе алып килде, — ди Әлфия Закирова.
— Арчалылар шат күңелле, эшкә, һөнәргә осталар. Минем әбием бөтен авыл халкына тегү теккән. Аның күлмәкләре чәй куеп эчкәнче әзер булган. Рәхимҗан бабам арбалар, чаналар ясаган. Аларны уйлап, әле дә тырышлыкларына сокланам, — ди Югары Пошалымнан Фәридә Рәхимова.
— Туган як — изге җир. Әти–әни шунда күмелгән. Якташларымны бик юксынам. Шулар белән очрашырга дип әлеге чарага билетны февраль башында ук алып куйдым. Рәхмәт аны оештыручыларга, — диде Урта Пошалымнан 77 яшьлек Вәдүт Рәхимов һәм, форсаттан файдаланып, яраткан укытучысы Венера Нуриевага сәлам җиткерергә кушты.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 21 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 22 апрель 22 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Бозлавык вакытында: Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз. Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
20
апрель, 2026 ел
Татарстанда «иң яхшы язу дәресе»конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә. М.Н. в. Н. Ломоносов, социаль-мәдәни инициативалар Фонды һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан. Конкурста бирелгән номинацияләрнең берсе буенча хат формасында инша язарга тиешле мәктәп укучылары, колледж, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук педагоглар, балалар иҗат берләшмәләре һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре ― хат язу дәресен оештыру һәм үткәрү методикасы авторлары Мәкаләләр катнаша ала.
Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды XIV белем бирү форумына "Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы"
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары»бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр Халыкара Җәйге кампус-илнең иң масштаблы белем бирү проектларының берсе. 13 ел эчендә кампуста 3 000нән артык кеше катнашты, шул исәптән дөньяның 45 иленнән 520 чит ил студенты, шулай ук 500дән артык эксперт һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге спикерлар. Быелгы Тема - »иҗат формуласы". Төп максат-студентларга шәхес үсеше, белемнәрен практик куллану һәм хәзерге икътисадый мәсьәләләрдә реаль бурычларны хәл итү өчен мөмкинлек бирү һәм социаль көн тәртибенә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 20 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 21 апрель
2026 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә көчле яңгыр, көндез яңгыр һәм юеш кар ява.; - төнлә һәм көндез 15-18 м / с тизлектәге көчле җил (Казанда 15 м/с кадәр), юлның аерым участокларында бозлавык барлыкка килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз