“Арча-Арена“ Боз сараенда район җитәкчесе призына хоккей турниры узды

2015 елның 3 апреле, җомга
“Арча-Арена“ Боз сараенда район җитәкчесе призына хоккей турниры узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев ачты, спортчыларга уңышлар теләде.
Турнирда Арча хоккей лигасы уеннарында үз дивизионнарында 1-2 урыннарны алган командалар катнашты. Алар 2 төркемгә бүленеп үзара уйнап чыкты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 төркемдә Арча—Яңа Иябаш 8:1, Яңа Иябаш— Яңа Кенәр 0:11, Яңа Кенәр—Арча 2:3. 2 төркемдә Югары Аты— Лесхоз 6:0, Лесхоз—Хәсәншәех 1:8, Хәсәншәех—Югары Аты 6:1.
3нче урынга Яңа Кенәр белән Югары Аты командалары уйнады. Алдагы 3 елда район чемпионнары булган Яңа Кенәр командасына быел бронза медаль белән генә канәгатьләнергә туры килде. Алар, бу уенда 2 җавапсыз алка кертеп, җиңү яулады.
Турнирның иң мавыктыргыч уены аның финалы булды. Монда иң көчле командалар — Арча һәм Хәсәншәех командалары очрашты. 3 ел тәнәфестән соң Арча хоккей командасы яңадан район чемпионы!
Турнирда призлы урын алган уенчыларны район җитәкчесе үзе тәбрикләде, аларга матур уен күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International