Фаразлар буенча район елгаларында боз китү апрельнең 1 декадасында булыр дип көтелә

2015 елның 3 апреле, җомга
Фаразлар буенча район елгаларында боз китү апрельнең 1 декадасында булыр дип көтелә. Су басу куркынычы янаган зонада Апаз, Ташкичү, Үрнәк, Иске Кырлай, Кәче, Яңа Кенәр, Иске Чүриле авыл җирлекләренә кергән 12 авыл урнашкан.
— Оператив хәлне күзәтеп тору өчен Көтек, Иске Йорт плотиналарында һәм Шушма елгасында (Апазда) вакытлыча гидропостлар булдырылды. Кысна Һәм Яңасаладагы авария хәлендәге буаларда да шундый ук кизү торуны оештырырга кирәк, — дип белдерде янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Данис Сибгатуллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International