Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Тыңлагыз, Казан сөйли
2015 елның 3 апреле, җомга
Тыңлагыз, Казан сөйли
Иске Кырлай мәдәният йортында “Үткәннәрдән киләчәккә — хәтер нуры” дигән очрашу кичәсе булды. Кичәнең кунагы — авылдашлары, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш архив идарәсе җитәкчесе Данил Ибраһимов.
Ул минем дә авылдашым. Яшь чакта аңа гашыйк булып йөрүем әле дә хәтеремдә. Дөресрәге, үзенә түгел, ә аның радио аша яңгыраган Левитанныкыдай көчле тавышына. Данил Ибраһимовның кем булуын исегезгә төшердегезме? Заманында ТАССР Дәүләт радиосында диктор булып эшләгән Данил абый турында сүз бара. “Тыңлагыз, Казан сөйли” дип башлый иде ул үзенең чыгышларын. Кичәдә дә Лена Шагыйрьҗанның “Сөйлә, Казан!” шигырен укый башлагач, тавышының еллар үтү белән дә үзгәрмәве, әле дә йөрәкләргә үтеп керердәй көчле яңгыравына игътибар иттек. Ә инде кулына гармун алып җыр сузгач, бөтен мәдәният йортына моң агылды. Югары Масрада яшәүче апасы Сүрия ханым аңа кушылды.
— Данил белән без бер сыйныфта укыдык. Быел мәктәпне тәмамлаганга 50 ел. Бик чибәр, искитмәле итеп гармунда уйный, тәнәфес җиттеме, гармунын күтәреп чыга да, безне биетә иде, — дип искә алды балачак елларын Мөндештән Рәйхана Садриева.
Төп нигезнең нурын, җылылыгын саклаучы Шамил абыйсы да шул чорны искә төшерде. Беренче укытучылары Рәшидә Хәсәнова танылган укучысына багышлап язылган шигырен укыды, Сүрия апа да яраткан шигырьләрен хәтеренә төшереп, тамашачыларга тәкъдим итте.
— Бу еллар еракта калган. Ул вакыттан соң күпме сулар аккан. Бүген Данил Ибраһимов үзенең тормыш юлын рухи хәзинәләребезне барлап, халкыбызның бай мәдәниятен, тарихын, гореф–гадәтләрен мәңгеләштерүгә багышлаган. Министрлар Кабинеты Баш архив идарәсе тарафыннан нәшер ителүче “Гасырлар авазы” фәнни-документаль журнал да шул эшчәнлектә билгеле бер урынны алып тора. Авылдашыбызның Иранга барып, андагы Милли архив һәм китапханә белән хезмәттәшлек булдыруы турында ишетеп тә сөендек, — диде Иске Кырлай китапханәчесе Венера Хәмзина.
— Иранда булу — күптәнге хыялым иде, — диде алган тәэсирләре белән уртаклашып Данил Ибраһимов. — Максаты — татар халкы тарихына кагылышлы документларны милли архивыбызда туплау. Шул ният белән без тарихи документлар чыганагы булган Германия, Төркия, Мисыр белән дә тыгыз элемтә урнаштырдык. Бөтен дөнья буйлап ярты миллионнан артык документ таптык. Аеруча кызыклылары — Иран документлары.
Шулай ук ул бер төркем галимнәр белән берлектә Арча районы энциклопедиясен эшләүләре, туган авылы тарихын тирәнтен өйрәнүче Фәрит Салихов белән бергә Иске Кырлай тарихын китап итеп бастырып чыгарырга планлаштыруы турында да әйтеп үтте.
Очрашу җырлар, биюләр белән аралаштырып барылды. Укучылар, авыл үзешчәннәре бик матур чыгыш ясады. Данил Ибраһимов, үзе дә хисләнеп китеп, яраткан көйләрен башкарды.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар хәзер йорт хайваннарын почтада талпан тешләүдән саклый ала
Быелдан башлап республиканың барлык почта бүлекчәләрендә этләрне һәм мәчеләрне талпан тешләүдән иминиятләштерергә мөмкин. Иминият программасы» хайваннар өчен Антиклещалар " дип атала һәм талпан активлыгы белән бәйле иң актуаль сезонлы куркынычларны каплый. Иминият яклавы кирәкле ветеринария чараларының тулы исемлеген үз эченә ала: терлекне тешләгәннән соң карау, клиникада талпан алу, мондый юл белән йога торган авыруларны диагностикалау, шулай ук алга таба дәвалау. Түләүне алу өчен иминият компаниясенә ветклиникадан расланган документлар, хезмәтләр өчен түләү турында чеклар һәм банк реквизитлары җибәрү дә җитә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 22 апрельдә 08 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 23 апрель
23 апрель төнендә һәм иртән Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Бозлавык вакытында: Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз. Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга.
21
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 21 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 22 апрель 22 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Бозлавык вакытында: Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз. Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
20
апрель, 2026 ел
Татарстанда «иң яхшы язу дәресе»конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә. М.Н. в. Н. Ломоносов, социаль-мәдәни инициативалар Фонды һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан. Конкурста бирелгән номинацияләрнең берсе буенча хат формасында инша язарга тиешле мәктәп укучылары, колледж, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук педагоглар, балалар иҗат берләшмәләре һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре ― хат язу дәресен оештыру һәм үткәрү методикасы авторлары Мәкаләләр катнаша ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз