Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Тыныч таңнар атсын
2015 елның 3 апреле, җомга
Тыныч таңнар атсын
Бер гасыр гомер үткән Бибикаюмә Мортазина безне иң кадерле әниләргә генә хас булганча түр башында йомшак кәнәфидә каршы алды.
— Минем турында нәрсә язасыз инде. Аллага шөкер, тәрбиядә булдым. Тегендә–монда тилмереп йөрмәдем. Хәзер дә кадер–хөрмәттә яшим. Хөкүмәткә дә, балаларыма да зур рәхмәт, — диде ул елмаеп.
Бибикаюмә апаны, чыннан да, балалары да, оныклары да кадерләп кенә тора, китап теле белән әйткәндә, өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар.
— Ә шулай тиеш тә, — дип әбиләре турында сөйләп китте оныклары. — Әби безнең бик хәрәкәтчән, ару–талуны белмәс, җитез иде. Безне ул тәрбияләп үстерде. Һәрвакыт ачык ишеккә, пешкән ризыкка кайттык. Биш вакыт намазын калдырмады. Әле дә кулыннан дини китаплар төшми. Исән – сау булып, әле тагын күп еллар безне догаларыннан калдырмасын, саклап, яклап торсын иде.
Бибикаюмә апа Кышкарда туып–үсә. Әтисе Фәйзрахман абый кибетче була. Тырыш гаилә сугыш елларында да ачлык кичерми, сыерларын да бетерми. Буй җиткән кыз әтисе янында кибеттә эшли башлый. Шунда таныша да инде ул Мәңгәргә барып колхоз төзеп йөргән Ашытбаш егете Мостафа Шәймәрданов белән. Өйләнешеп гаилә коралар.
— Аннан әтине Әтнә райкомына эшкә алалар. Гаилә Әтнәгә килеп урнаша. Мин 1939 елны шунда тудым, — ди Риф абый. — 1942 елны әти сугышка киткәч, әни ике баласын (1941 елгы бала да бар иде, ул авырып вафат булды) алып, туган нигезенә күчә. Безнең бәхеткә, әти сугыштан исән–сау кайтты. Сельпода эшләде. Тик гомере озын булмады, 1958 елны әнине биш бала белән тол калдырып, якты дөньядан китеп барды. Кыска вакытлы курсларда укыган ханым гомере буе ясле, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Бик тырыш, пөхтә, барына да өлгер хатын була ул. Аш–суга осталыгы белән аерылып тора, заманында авылда бик күп кешегә туй табыннары әзерли.
— Балалары, оныклары да үзе кебек искиткеч тырышлар. Әби аларны кечкенәдән эшкә өйрәткән. Өйдә бер бөртек тузан да тотмыйлар. Сокланырлык, — ди Мәскәүдән кайткан Риф абый кияве Шамил. — Безнең балалар монда үсте. Кайчак утызар кеше җыела идек.
Улы Рифның хатыны — килене белән 50 елдан артык тату гомер итә Бибикаюмә апа. Тик узган ел декабрь аенда Галия апа кызы Миләүшә белән юл һәлакәтендә вафат була. Риф абый ул чакта әнисе бәхетенә генә исән калгандыр да.
— Әбигә 100 яшь тулган көнне айлап түгел, көнләп санап көтте әни. Тик бу көнне күрү генә насыйп булмады үзенә. — ди Розалия. — Әнине бик сагынабыз. Әби дә төннәрен уянганда безгә әни исеме белән дәшә.
Бибикаюмә апа Мортазинаны олы юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин килгән иде.
— Кара, ул да мине белә икән, — диде Бибикаюмә апа, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшыргач. — Дөньялар имин булсын, сугыш афәте килмәсен, тыныч таңнар гына атсын иде.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз