Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Мәхмүзә апа ялгыз түгел
2015 елның 3 апреле, җомга
Мәхмүзә апа ялгыз түгел
Район социль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев Югары Мәтәскәдә яшәүче 90 яше тулган Мәхмүзә Лотфуллинага Президент Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды.
Мәхмүзә апаны бәхетле ана, дияр идем. Җиде баласы да исән–сау, иң мөһиме ялгызлыгы юк, Югары Мәтәскәдә гомер иткән нигезендә кече улы Фәнәвил гаиләсе белән яши. Тормышлары җитеш, матур. Юбилей көнендә барлык балалары да җыелган иде. Олы кызы Тәслимәгә 67 яшь булса, кече улы Фәнәвилгә 51 яшь. Һәм тагын Сәкинә, Мәсәния, Гөлсинә, Минһаҗетдин, Зөлфирә... Бар да бергә җыелгач, күңелле шул. Телләрендә шаян сүз, элеккегеләрне искә төшереп көлешәләр. Шул арада Мәхмүзә апаның бертуган сеңлесе Нократ Аланыннан Сөгъдә апа кайтып төште. Китте күрешүләр...
— И–и, безнең апа бик сабыр булды инде ул, — дип дулкынланып сөйләде Сөгъдә апа. — Кайнатасыннан узып, бер телем ипи дә кисеп ашамас иде. Безнең аерма 15 яшь. Ул безгә, әни дә, апа да булды. Безнең әни 62 яшьтә 1958 елда үлде. Сугыш беткәндә миңа 5 яшь булган. Сугыш бетте, дип урамда кычкырып йөргән хәтердә. Әти сугыштан кайтмады. Әни, бәхетле кешеләрнеке кайтты, безнеке ник кайтмый икән, әсирлеккә эләкте микән әллә, дип тәрәз яныннан китмәде...
Мәхмүзә апа әкрен генә үзенекен сөйләде:
— Төнлә сугабыз, иртән яңадан уракка. Куллар калмый иде. Марыйга урман кисәргә бардык, Тәтештә окоп казыдык. 1944 елда үз авылыбыз егете Фәһеметдингә кияүгә чыктым. Сугыштан яраланып кайтты ул. 13нче кеше булып килдем. Эндәшмәсәң, әйбәт буласың инде. Гомере булмады, 40 яшендә 1966 елда китеп барды.
— Әти бик оптимист кеше иде, — дип сөйли кызлары. — Уен–көлкеле, театрлар уйнап йөрде. Әти үлгәч, шушы авылдан җизни Илсур абый бик терәде. Бик зур рәхмәт аңа. Без әнине күз карашыннан аңлый идек. Сыерны бетермәде. Камыр ризыкларын бик тәмле пешерер иде. Кулыннан энә төшмәде. Безне дә бәйләргә өйрәтте. 3 сыйныфта шәл бәйли торган идек инде.
Мәхмүзә ападан: “Башка кияүгә чыкмадыгызмы?” — дип сорыйм.
— Уемда да булмады, балаларны үстерәсе бар бит...
Төп йортта яшәүче килен Рәсүлә дә шушы авылдан.
— Авыл кешесен яхшы беләсең, гадәттә егетләрне читтән эзлиләр, — дим.
— Тәртипле гаилә икәнлекләрен белә идем, — диде Рәсүлә. — Үземнең әни белән (Рәсимә) әнкәй яшь вакытта дус кызлар булганнар. Ул да, әйбәт кешеләр, бар, диде.
Алга таба да Мәхмүзә апага балалар бәхете белән яшәргә язсын.
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз