Аңа хәзер рәхмәт әйтәләр

2015 елның 3 апреле, җомга
Аңа хәзер рәхмәт әйтәләр
Кәче авылында яшәүче Марзия Гайнетдинованы 90 яшьлек юбилее белән котларга укытучылар да килгән иде.
Араларында Марзия апа укытканнары да бар: “Безнең беренче укытучыбыз иде ул. Бик таләпчән, вакыты белән кырыс та, әмма гадел иде. Ул белем биреп кенә калмады, кызларны чәч үрергә, малайларны чебиләгән кулларын юып килергә, тәртипкә өйрәтте. Бер генә ел укытып калса да, аның дәресләре гомер буена җитте”.
Шунда Марзия апаның улы Марсель сүз алды:
— Әнинең кырыслыгы турында сүз чыккач, мин бер вакыйганы сөйләми кала алмыйм. Без укыганда Кәче мәктәбендә 250ләп бала бар иде. Берзаман безне комсомолга алырга әзерләделәр. Бөтен укучыларны тезеп куйдылар да, билетлар тапшырдылар. Барысы да алып бетерде — миңа юк. Шунда әни алга чыкты да: “Безнең Марсель комсомолга керергә лаек түгел”, — диде. Ул чорда комсомолга алмау армиягә алмау белән бер иде. Мине комсомолга бер елдан соң гына алдылар.
Без бер мәлгә телсез калдык. Бу сүзләрне тора–бара комсомол райкомының беренче секретаре булган кеше әйтә бит әле! Ул елларда тәрбия менә нинди иде! Бүген уллары Марсель дә, Әнәс тә, кызы Ләлә дә, укучылары да рәхмәт әйтеп бетерә алмый Марзия апага.
— Мин кибеткә барып кайтканда очраган кешеләрнең әнигә әйткән сәламнәрен әйтә–әйтә дә арып бетәм, — ди кызы.
Марзия апа хезмәт юлын 1941 елда Мөрәле башлангыч мәктәбендә укытудан башлый. Дәресләрдән соң колхоз эшенә чыга, бригадир ярдәмчесе була, ат белән җир дә сукалый.
1945 елның сентябреннән 1990 елга кадәр Кәче сигезьеллык мәктәбендә укыта. Ире Миңгали белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.
— Сез бик бәхетле кеше! — диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, Марзия апаны юбилее белән котлап. — Янәшәгездә сез дип өзгәләнеп торган балаларыгыз, оныкларыгыз, рәхмәт әйтеп яшәүче элекке укучыларыгыз бар. Хезмәтегез, фидакарьлегегез өчен рәхмәт!
Ильяс Фәттахов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International