Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яшь кулибинчы Мөндештә яши
2015 елның 3 апреле, җомга
Яшь кулибинчы Мөндештә яши
Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Илмир Хәбибуллин “Мәгариф” журналының Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белән берлектә оештырган “Яшь кулибинчылар” ның 46 укучы катнашкан бәйгесендә беренче урынны яулады.
Беркөн дәрес вакытында укытучысы кереп сыйныфташлары алдында сөенче ала Илмирдан: “Кулибинчылар бәйгесендә син 1 урынны алгансың”.
– Ышанмадым, беренче урын түгелдер, ялгыш әйтәдер дип уйладым. Аннан берничә көн үткәч, бу хакта “Арча хәбәрләре”ндә басылып чыкты, шуннан соң гына ышандым, — дип сөйли Илмир.
Бәйгенең катлаулы сорауларына җавап бирүдән тыш, Илмир техник сәләтеңне ачып бирү дигән өлешенә тычкан тәбесен тагын да уңайлырак каптыру җайланмасы итеп үзгәрткән. “Уртасына кызыктырырлык итеп нәкъ элеккечә ризык куярга кирәк. Ләкин тиеп кенә китсә дә, тычканны шундук эләктереп ала бу җайланма, берничек ычкына алмаячак”, — дип тәбене күрсәтеп аңлатып сөйли егет. Илмир Мөндештә яши. “Бик актив егет, укуы да әйбәт, җәмәгать эшләренә дә өлгерә, сәнгатьтә катнашырга да иң беренче ул, нәрсә кушсаң да, карусыз эшли. Үзе дә бик кызыксынучан”, — дип мактый укытучы Лилия Мәннанова. Конкурска да Илмир үзлегеннән әзерләнгән. Белмәгәннәрен генә укытучысы Гамир Фазылҗановтан сораган. Тәбене ясауда да аның киңәше ярдәм иткән. Гомумән, Гамир Фазылҗанов кебекләр балалар белән бар күңелен биреп эшли. Аның кебек хыялый, эзләнүчән, юкны да бар итеп, һәр нәрсәнең файдалы ягын күрүче сәләтле укытучылар үзе артыннан әнә шундый сәләтлеләрне ияртә ала торгандыр.
Узган атнада Түбән Мәтәскә мәктәбендә бәйгене оештыручыларның республика күләмендәге конференциясендә Илмирга һәм аның укытучысы Гамир Фазылҗановка Диплом һәм истәлекле бүләкләр, укытучыга күкрәк билгесе тапшырылды. Яшь уйлап табучыларны котларга мәктәпкә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, фән галимнәре, эзтабарлар килгән. Бәйгедә катнашкан Балтач, Кукмара, Мамадыш, Әтнә, Менделеев районы һәм безнең район укучылары яңа белемнәр туплавын әйтә.
Яшь кулибинчылар өченче ел рәттән — безнекеләр. Ике ел рәттән 1 урынны Яңа Кенәр укучылары алган иде. Мәтәскәлеләр дә төшеп калганнардан түгел, әлбәттә, узган ел Илназ Фәсхетдинов 3 урынга лаек, Айнур Сабиров лауреат була. Бүгенге конференциягә мәктәпнең 2010 елгы чыгарылыш укучысы — Илмирның туганнан–туган абыйсы — Казан архитектура–төзелеш университетында белем алучы Фәнил Хәбибуллин да килгән. Илмир абыйсы белән горурланам, дип юкка әйтми икән — Фәнилнең кулында юлларга бәйле җайланмаларны уңайлаштыру буенча уйлап табучы дигән документ бар. Ул укучыларга әлеге өлкәдәге тәҗрибәсе турында сөйләде.
Бүген уйлап табуга сәләтлеләр “Яшь уйлап табучылар” (җитәкчесе жюри рәисе, Татарстанның атказанган уйлап табучысы Ринат Нуруллин), “Яшь тарихчылар” (җитәкчесе тарих фәннәре докторы, археолог Фаяз Хуҗин), “Яшь эзтабарлар” (эзтабар язучы Шаһинур Мостафин), “Укытучылар остаханәсе” (җитәкчесе “Мәгариф” журналының мөхәррире Таһир Сабирҗанов) дип аталучы осталык классларында әңгәмә кору аларга белемнәрен ныграк аңларга ярдәм итте.
Гамир Фазылҗанов идеяләре белән булышып, мәктәп коллективы бар мөмкинлеген биреп ярдәм итеп торганда мәктәптә кулибинчылар киләчәктә дә үзләрен күрсәтер әле. Ә мондый бәйгеләрнең кирәклеген районыбызның бәйгедә катнашкан һәр мәктәп укытучысы әйтә. Яңа Кырлай мәктәбенең физика укытучысы Шамил Хәбриев әйткәнчә, киләчәктә илнең инженер–техник потенциалын арттыруга гына түгел, балаларның идеяләрен тормышка ашыру, төрле яктан сәләтле, тырыш, эзләнүчән буын тәрбияләү өчен дә мөһим мондый бәйгеләр.
Розалия Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз