Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сез безгә бик кирәк
2015 елның 3 апреле, җомга
Сез безгә бик кирәк
Айванда сугыш һәм тыл ветераннарына “1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” медале тапшыру тантанасын Арчаның 7нче мәктәбе актлар залында чәй өстәле артында оештырдылар.
— Җирлектә 34 ветеран бар иде. Шуларның 32се тылныкы, берсе сугыш ветераны. Ә тагын берсе, Мәхмүт Ахунов, күптән түгел генә вафат булды, — ди мәктәп директоры Альмира Гатауллина. — Бәйрәмгә шуларның тугызы гына килә алды. Дөресрәге, автобус, машина белән алып килүне оештырдык. Чөнки аларның иң яшенә хәзер 84–85 яшь, ә иң өлкәне — Әсмабикә Гатауллинага 89 яшь.
Тантанага шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев та килгән иде. Ул ветераннарны бәйрәм белән котлады, аларга медальләр һәм бүләкләр тапшырды.
Укытучылар һәм югары сыйныф укучылары көче белән ветераннар өчен бик матур кичә булды. Ул “Сугыш шулай башланды” дигән әдәби–музыкаль композиция белән башланып китте. Мәктәптә чыгарылыш кичәсе, 22 июнь – егет белән кызның вәгъдәләшкән һәм … сугыш башланган көн … Өлкәннәр бу күренешләрдән үзләренең авыр сугыш чорына туры килгән кадерсез балачакларын, михнәтле яшьлекләрен искә төшереп, елап утырды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Шәфигуллина башкаруындагы өч улын фронтка озатып, икесен яу кырында югалткан ана язмышы турындагы шигырен дә күз яшьләрсез тыңлап булмады. Әниләрнең тынычлык турында сөйләгән шигырьләре моңа бүгенге көннең кайтавазы булып яңгырады. “Ә биредә таңнар тын” кинофильмыннан җырлы күренеш тә әлеге чыгышларга аваздаш булды.
— 1944 елда һава шартлары начар булуы сәбәпле, ике самолетның егылып төшүе, 6 очучының 5се һәлак булуы турында арчалыларга мәгълүм. Без, шуның буенча эзләнү эшләре алып барып, мәгълүматлар туплый алдык. Хәзер аларның каберләрен карап торабыз, — ди Альмира Гатауллина. — Бу бәйрәмдә шәмнәр кабызып, аларны да искә алдык.
Тантанага килгән ветераннар бик канәгать калды. 86 яшьлек гомере буе шәфкать туташы булып эшләгән Александра Федотова үзе язган шигырен укыды. Әсмабикә апа өлкәннәргә шундый олы игътибар күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтен белдерде. Аңа кушылып Тәвилә Кәримуллина да үз сүзләрен җиткерде.
— Татарстан, хәтта Россия Президентлары да безне белә, Рәхмәт хатлары җибәреп тора. Район җитәкчеләре ветераннарга зур хөрмәт белән карый. Рәхмәт аларга. Хәзер халык бай яши, берни дә кирәкми. Яшьлегебез авыр чорга туры килсә, картлыгыбыз бик рәхәт. Балалар да нинди бәхетле тормышта яши. Карагыз бу мәктәпкә, җәннәт бит. Тыныч тормышның кадерен белеп кенә яшәргә кирәк. Иң мөһиме — сугышлар булмасын, — диде ул.
Мәктәп коллективы апрель аенда да бу зур датага багышлап чаралар планлаштыра. Шуларның берсе “Сугыш урлаган балачак” дигән тема астында үтеп, сугыш чоры балаларына багышланачак.
Ул көнне мәктәпкә тантанага килә алмаганнар да читтә калмады. Рафил Исмәгыйлев авылда яшәгәннәренең өйләренә барып, бүләкләрен тап- шырды. Сугыш ветераны Габдуллаҗан Шәйхиев һәм хатыны, тыл ветераны Мөнирә апа белән дә ул аларның өйләрендә очрашты.
— Бөек Җиңүнең 75 еллыгын да бергә каршыларга насыйп булсын. Яшәгез генә. Сез безгә әле бик кирәк, — диде ул, ветераннарга мөрәҗәгать итеп.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз