Эшмәкәрлекне үстерергә

2015 елның 3 апреле, җомга
Эшмәкәрлекне үстерергә
Республикада, шул исәптән безнең районда да, эшмәкәрлекне үстерү төп бурычларның берсе булып тора.
Узган ел башланып киткән “Бизнес һәм власть: ачыктан–ачык сөйләшү” проекты кысаларында хакимият вәкилләре белән эшмәкәрләр арасында очрашулар бара. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, эшмәкәрләрне җыеп, ачыктан–ачык сөйләшүләр алып бара, проблемаларның уңай хәл ителәчәген ышандыра. Аның төп максаты: илдә икътисад шартлары катлауланып китүгә карамастан, республикага ин- вестицияләрне күбрәк җәлеп итү. Инвесторлар Татарстанга һәм аның җи- тәкчесенә ышана. Республикада хәтта кризис шартларында да яңа җитештерү объектлары ачыла.
“Алабуга” махсус икътисади зонасында “Хаят Кимья” заводы ачылуы турында “Атна вакыйгалары”нда укыгыз.
Безнең районда да эшмәкәрләр белән очрашулар әледән–әле үткәрелеп тора. Әле яңа узганында район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев:
— Районда әлегә эшмәкәрлек җитәрлек дәрәҗәдә түгел, — дип сөйләде. — Активрак булырга кирәк. Сорауларыгызны бирегез. Дәшмисез икән — без сезне ишетә алмыйбыз.
Районда 1147 субъект үз эшчәнлеген алып бара. 876 эшмәкәр исәпләнә. 460 эшкуар сәүдә белән шөгыльләнә, 94е — авыл хуҗалыгы, 85е җитештерү һәм эшкәртү производствосы белән мәшгуль һ.б. Барлык кергән салымның 28 проценты кече һәм урта бизнеска туры килә.
Очрашуда “ТРның гарантия фонды” директоры Сергей Болотаев дәүләт ярдәме программалары турында сөйләде, чит ил күргәзмәләрендә катнашырга өндәде, 10 процентлы кредит бирүче Финанс ярдәм итү фонды эшли башлавын әйтте.
Дәүләттән ярдәм ала алмаучылар һәм лизинг-грант отучылар (узган ел бишәү) үз фикерләре белән уртаклаштылар.
Икътисадны ныгыту өчен яңа эшмәкәрләрне бизнеска тартырга, аларга ярдәм итәргә кирәк. Узган ел районда 147 шәхси эшмәкәр үз эшен ачса, 138е ябылган, быел 51 кеше шәхси эшен булдырса, 31е бизнестан киткән. Күпчелекне алыпсатарлар тәшкил итсә дә, уңышлы җитештерүчеләребез дә бар.
“Тайд–Фойл” ширкәте җитәкчесе Айдар Закиров, зур инвестицияләр салып, узган ел ачкан “Арчаның түбә калае үзәге” бүген куәтле җитештерү объектларының берсенә әверелгән. Биредә барлык заманча станокларда өр–яңа технология белән эшли ала торган универсаль операторлар хезмәт итә. “Калай, металлдан нәрсә кирәк — барын да эшлибез”, — диләр.
— Мари Иле, Киров өлкәләреннән, хәтта Казаннан киләләр, — дип сөйли Айдар Закиров. — Чималны турыдан–туры заводтан кайтарабыз. Узган ел бюджетка 5 млн. 300 мең сумлык мөлкәт һәм җир салымы гына керттек! Шушы территориядә 6 млн. сумга тимер юлны төзекләндердек. Соңгы вакытта гына да 6 млн. сумлык станоклар алдык.
2015 елның гыйнварында, элекке РМЗ котельныен төзекләндереп, шәхси эшен башлап җибәргән Азат Саматов янында булдык. 5 кеше, зур, биек бинада агачны машинада ваклап, шуңа минераллар кушып, арболит блоклар эшли.
— Лизинг–грант оттым, кире кайтармау шарты белән 500 мең сум акча алдым, — дип сөйли 24 яшьлек югары белемле инженер–технолог Азат Саматов. — Тагын 6 процентлы 500 мең сумлык лизинг алдым. Районда мондый блокларны эшләүче юк. Товарны алып торалар.
— Читтән торып укыйм, — ди цехта эшләүче Салават Хәйдәров. — Хезмәт хакын вакытында бирәләр, без алган хезмәт хакы Арчада сирәктер ул.
Түбән Атыдан эшмәкәр Дамир Хәлиуллинның да хәлен белдек.
— Көн саен 7 тонна кыяр үстереп сатабыз, — дип сөйләде ул. — Үзебезнең клиентлар бар. Җирне арттырдым. Җиләк үстерәчәкбез.
Менә шундый йөрәкле эшмәкәрләр сокландыра. Аларның сафы тагы да артыр, дип ышанабыз. Районда сәнәгать мәйданчыклары ачу буенча да эш бара.
Румия Надршина
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International