Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Тукай һәм сәнгать гел бергә
2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Тукай һәм сәнгать гел бергә
Арча сәнгать мәктәбе бу көнне гөр килеп торды. Габдулла Тукайның 129 еллыгына багышланган “Арча ягы — данлы Тукай ягы” дигән X Республика балалар иҗаты бәйгесенә Татарстанның 19 районыннан килгән музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә белем алучы 300дән артык талантлы укучы, бар осталыкларын эшкә җигеп, бөек Тукай җирендә көч сынашты.
Конкурсның ел саен безнең районда узуының сере бар: аңа нигез салучы дисәң дә ялгыш булмас, төгәлрәге, тәүге тапкыр оештыруда башлап йөрүче — Арча сәнгать мәктәбенең элеккеге директоры Альберт Гайнетдинов. Бүгенге көндә бу кон- курска күпләр рәхмәтледер — катнашучы балаларның күңелләренә илһам биреп, яңа үрләргә этәргеч кенә ясап калмыйча, күпләрнең тормыш юнәлешен сайларга, музыка белән бәйләргә дә ярдәм иткән ул.
Арча сәнгать мәктәбе укучыларының талантлы булуы инде күптән рес- публика дәрәҗәсендә билгеле, аларның уңышлары районыбыз өчен горурлык. Быелгы бәйгедә дә һәр номинациядә безнекеләр алдынгы. Менә ул сәләтле яшьләр: баян, аккордеон, гармунда (соло) оста уйнаучылар булуын Фирзәр Камалиев һәм Рәсим Дәүләтбаев танытты (икесе дә 1 урында), алардан аз гына калышып Рүзәл Нигъмәтҗанов (3 урын) һәм Рәсим Хәбиб- рахманов, Ранил Хисамиев, Илназ Баязитов (дипломантлар) үзләренең осталыгын күрсәтте. Думбра, балалайка, гитарада да оста уйный безнекеләр. Вадим Кузнецов, Илдус Гайнетдиновның (икесе дә 3 урын) һәм Сусанна Фәйзрахманованың (дипломант), әлеге уен коралларында уйнап, республика дәрәҗәсенә күтәрелүе үзе нинди бәхет! Ә курай моңнарын җиткерүдә Данил Закиров белән Айбулат Харисовка тиңнәр булмады. Рената Хәсәнова (2 урын), Булат Садыйков (3 урын), Рабига Закирова (3 урын), Ранис Сабиров һәм Инсаф Галиәхмәтовның (дипломантлар) да кечкенәдән әлеге уен коралын үз итүе бүгенге конкурста җиңү яулау бәхетен бүләк итте. Фортепиано күп тырышлык таләп итсә дә, аңарда уйнау теләге моңлы күңелле балаларда бөреләнми калмый. Авырлыкларны җиңеп, тырышып өйрәнгәннәрне, әлбәттә, уңыш читләтеп узмый. Мәсәлән, бүген бәйгедә катнашкан Ләйлә Камалова (2 урын), Рузилә Нигъмәтҗанова (3 урын), Камилә Закирова һәм Иллария Шириеваны (дипломантлар). Күңел кылларына кагылып моң дәрьясында ураучы скрипканың телен аңлау сирәкләргә генә елмая. Әйтик, Зилә Гайнуллина кебекләргә. Бәйгедә Зилә 3 урынга лаек булды.
Безнекеләр сыната торганнардан түгел. Зур шәһәрләрдәге уку йортларының да “борыннарына чирттеләр” — ансамбльләр белән көч сынашуда ку- райчылар триосы 1 урын яуласа, гармунчылар дуэты 2нче, гитарачылар триосы 3 урынга лаек, ә курайчылар ансамбле дипломант булды.
Җиңүчеләр диплом һәм бүләкләрдән тыш рух күтәренкелеге, киләчәккә яңа хыяллар белән дә таралышты. Арча сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Сабирова конкурсның географиясе киңәюгә, популярлык казана баруына куануын яшерми.
— Быел катнашучылар күбрәк булды. Соңгы елларда балалар конкурсларда теләп катнаша. Үзебезнең мәктәпкә килгәндә, без җиңәргә яратабыз. Сәләтле укучыларыбыз, тырыш, булдык- лы укытучыларыбызның күмәк уңышлары ул. Быел конкурсның 10 еллыгы булды, киләсе елга Тукайның тууына 130 ел тула. Әлеге юбилей уңаеннан киләсе елга конкурсны үзенчәлеклерәк төсмерләр белән баетырга ниятлибез, — ди ул.
Розалия Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз