Чаллыда “Моң чишмәсе” исемле ачык төбәкара фестиваль–бәйгесе булды

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Чаллыда “Моң чишмәсе” исемле ачык төбәкара фестиваль–бәйгесе булды. Анда Арча сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты. “Чиртеп уйный торган кыллы уен кораллары” номинациясендә Илдус Гайнетдинов беренче дәрәҗә лауреат, Азат Әхмәтҗанов икенче дәрәҗә дипломант булды. “Халык инструментлары” номинациясендә Рәсим Дәүләтбаев — беренче, Рүзәл Нигъмәтҗанов икенче дәрәҗә лауреат исемен яулады. “Курай” номинациясендә Илгиз Зыятов беренче дәрәҗә лауреат дип танылды, “Фортепиано” номинациясендә Диләрә Әхмәдиевага “Өмет” дипломы бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International