Кошлар көненә бүләк

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Арча “ЗУЭС”ы коллективы Кошлар көненә бүләк әзерләде: 80 сыерчык оясы ясап, урмандагы агачларга элделәр.
— Ояларны без агачларга бау белән беркеттек, — ди җитәкче урынбасары Марат Корбанов. — Кадак каксаң, агач елап, рәнҗеп утыра. Безне урманчылыкка укытканда шулай өйрәттеләр. Башкалар да моны истә тотсын иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International