Республикакүләм “IT-Чемпион” бәйгесе

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Республикакүләм “IT-Чемпион” бәйгесе 18 марттан 30 ноябрьгә кадәр барачак һәм ике этапта узачак: беренчесе – 31 июльгә, икенчесе – 30 ноябрьгә кадәр. Бәйге ике номинация буенча үткәрелә – “Иң актив укучы” һәм “Иң актив мәктәп”. “Иң актив укучы” номинациясендә мәктәп укучылары өлкәннәргә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (uslugi.tatarstan.ru) аша түләүләр башкарырга ярдәм итәргә тиеш. Җыелган балларны укучылар истәлекле бүләкләргә алыштыра алачак, ә иң актив 3 укучы планшет белән, “Иң актив мәктәп” интерактив җиһаз белән бүләкләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International