Сездә күпме түлиләр?

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Сездә күпме түлиләр?
Хөрмәтле газета укучылар! Безгә шәхси хуҗалыклардан сөт сатып алу бәяләре буенча еш шалтыраталар. Сүз, гадәттә, бәяләрнең түбән булуы турында бара.
Берәү дә сыерны кызык өчен асрамый, аның мәшәкатен авыл кешесе үзе генә белә. Сөтнең литрына 18 сум түли башлагач куанган халык соңгы вакытта тагын аптырашта, язгы сулар белән сөт тә арта дип уйлыйлармы — бәяләр тагын кимү ягында. Әмма бәяләрне киметергә сәбәп юк.
Без райондагы хәлне тулырак ачыклау максатында сезгә мөрәҗәгать итәргә булдык: сездә сөт өчен күпме түлиләр? Һәр авылдан хәбәр бирсәгез әйбәт булыр иде.
СОРАУЛАРЫГЫЗНЫ ҺӘМ ТӘКЪДИМНӘРЕГЕЗНЕ хат белән, телефон аша
(3–11–58, 3–10–58) яисә Интернетта “ВКонтакте” сайтындагы “Арча хәбәрләре” төркеменә яки arvestnik@yandex.ru адресына яза аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International