Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Пособие акчасы 10 көн эчендә күчә
2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Пособие акчасы 10 көн эчендә күчә
2015 елның 1 июленнән Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе Социаль иминият фондының “Туры түләүләр” дигән пилот программасы тормышка ашырыла башлый.
Ул барлык эшләүче гражданнарга һәм эш бирүчеләргә кагыла. Шушы көннән пособиеләрне эш бирүчеләр түгел, ә дәүләт учреждениесе филиаллары — Россия Федерациясе социаль иминият фондының Татарстан республикасы буенча төбәк бүлекчәсе исәпли һәм акчаны турыдан–туры хезмәткәрнең банктагы счетына күчерә яки почта аша җибәрә. Бу хакта безгә Арча районындагы 8нче филиал директоры Әлфия Җиһаншина җиткерде.
— Әлфия Галимҗановна, биредә нинди төр түләүләр турында сүз бара?
— Йөклелек һәм бала табу, йөклелекнең иртә срогында исәпкә басу, бала тугач, баланы караган өчен, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча (больничныйлар), производствода зыян күргән кешегә өстәмә ял өчен пособиеләр түләү керә. Әлегә кадәр ул оешма аша башкарыла иде. Ягъни, без башта акчаны оешмага күчерәбез, ә ул хезмәткәргә бирә. Пособиеләрне өчәр ай түләмәгән предприятиеләр бар иде. Ә хәзер акча 10 көн эчендә күчерелә һәм ул гарантияле.
— Социаль иминият взносларын түләү системасында нәрсә үзгәрә?
— Хәзергә кадәр социаль иминият фондына исәпләп чыгарылган иминият взнослары суммасы белән эш бирүче тарафыннан түләнгән пособие күләме арасындагы аерма күчерелә иде. Яңа система буенча эш бирүчеләр мәҗбүри социаль иминиятнең ике төре буенча да тулы күләмдә иминият взнослары түләргә тиеш була. Бу система илнең 8 төбәгендә уңышлы гына эшләп килә. 1 гыйнвардан Кырым белән Севастополь дә шуңа күчте.
— Бу пилот проектының өстенлекләре нәрсәдә?
— Пособие түләмәү оешмага әйләнештәге акчасын янга калдырырга мөмкинлек бирә, отчет төзү процессын җиңеләйтә. Монысы иминиятләүче өчен. Ә иминиятләнгән хезмәткәр өчен өстенлеге шунда, пособие һәм хезмәт хакы түләү вакытлары бер–берсе белән бәйләнми, эш бирүченең финанс хәленә карамастан, пособие алу, шулай ук фонд тарафыннан пособие исәпләү дөреслеге гарантияләнә, вакытлыча эшкә яраксызлык турындагы кәгазьләрнең (больничныйлар) ялган бланкларын куллану юлы белән иминият мошенниклыгы мөмкинлеге кими.
Кабатлап әйтәм, пособиеләрнең күләме һәм исәп–хисап ясау формуласы үзгәрми. Монда бары тик социаль иминият фондының эш бирүче һәм иминиятләнгән кеше белән үзара бәйләнеш схемасына гына үзгәреш керә.
— Хәзер хезмәткәргә пособие акчасын алу өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә?
— Элеккечә үк эш бирүчегә пособиегә хокукын раслаган документлар тапшыра һәм шуңа өстәп пособие күчерелергә тиешле банктагы счетын яки почта адресын күрсәтеп гариза яза. Реквизитларны дөрес күрсәтергә кирәк, югыйсә, акчаны күчереп булмаячак.
Ә эш бирүче үз чиратында әлеге документларның үзенә кагылышлы өлешен тутырып, 5 календарь көннән дә соңга калмыйча, исемлеге белән яки оешмада хезмәткәрләр саны 25 кешедән дә күбрәк булса, электрон реестр рәвешендә (бу очракта беренчел документлар—гариза, белешмә, больничный кәгазе кирәкми) фондның төбәк бүлекчәсе филиалына тапшыра. Фонд филиалы исә, исәпләп чыгарып, 10 көн эчендә пособие акчасын күчерә.
— Әгәр документлар тутыруда берәр ялгышлык китсә…
— Ул очракта да борчылыр урын юк. Пособие акчасы юкка чыкмый. Фондның төбәк бүлекчәсе филиалы иминиятләүчегә хәбәр юллый, ул аны алганнан соң 5 көн эчендә ялгышлыкны төзәтеп җибәрә.
Шуны белү мөһим, әгәр хезмәткәр тиешле пособиене вакытында алмый икән, моның берничә генә сәбәбе бар: үзе тарафыннан банк картасы реквизитлары яки почта адресы дөрес күрсәтелмәгән; эш бирүче документлар һәм мәгълүматларны вакытында һәм тулы күләмдә бирмәгән; больничный кәгазен тутырганда хата киткән. Документлар әзерләгәндә эш бирүчегә һәм хезмәткәргә бу нечкәлекләргә игътибар итәргә кирәк. Өстәмә сораулар белән филиалның кайнар линиясенә 293–61–31 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз