Алар хәбәрсез югалмаган, батырларча һәлак булган

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Алар хәбәрсез югалмаган, батырларча һәлак булган
“Казан арты” тарих–этнография музеенда Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышы виртуаль музееның корреспондент пункты ачылды.
Анда Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей–мемориалы мөдире Михаил Черепанов, музей–мемориал каршындагы эзләнү эшләре алып баручы отряд әгъзалары һәм укытучылары җитәкчелегендә Казан шәһәренең 6нчы, 139нчы гимназия укучылары килгән иде.
— Сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары өчен кайбер солдатларга орден–медальләр бирелгән, ә менә бүләкләү кәгазьләре тапшырылмаган. Без шул документларны табып, аларның күчермәләрен исән ветераннарга яки аларның гаиләләренә тапшырабыз, — ди Михаил Черепанов.
— Без орденнары булып та, бүләкләү кәгазьләрен алмаган 68 кешенең исемлеген җибәргән идек, — ди Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов. — Әлегә шуларның унысының гына бүләкләү кәгазьләре табылган.
Бу көнне сугыш вакытында “Батырлык өчен” медале бирелгән Лат- вияне азат итүдә катнашкан минометчы Ибраһим Мөстәкыймов, өзлексез телефон элемтәсе белән тәэмин итеп торган Вәли Гәрәевның туганнарына Михаил Черепанов бүләкләү кәгазьләре тапшырды.
— Бу документларда солдатларның нинди батырлыклары өчен бүләкләнүләре турында тулы мәгълүмат бирелгән. Сез алар белән горурлана аласыз, — диде ул. — Бүгенге тантанага килә алмаганнарның да документлары ияләренә барып ирешсен иде.
— Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан төрле чаралар, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар оештырыла. Ветераннар турындагы барлык мәгълүматлар интернет–музейда тупланып барылачак. “Казан арты” тарих–этнография музеенда да бу юнәлештә зур эш алып барыла. Әлеге чаралар яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйнаячак, — диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов. — Бүген музейда ачылган корреспондент пунктында ветераннарга, аларның туганнарына орден–медальләр белән бүләкләнүләре турындагы документларны тапшыру — шуның беренче адымы.
Михаил Черепанов әйтүенчә, виртуаль музей шундый эчтәлектәге документларны табу белән генә шөгыльләнми, ә хәбәрсез югалганнар турында мәгълүматлар туплап, туганнарына батырларча һәлак булулары турында хәбәр дә бирә.
— Аларның берсе дә хәбәрсез югалмаган, каты сугышлар вакытында һәлак булган,— диде ул. — Кайберләре елгалар, диңгезләр, сазлыклар төбендә калган. Блокададагы Ленинградта күпме кеше һәлак булган. Әсирлектә күпме кеше газап чиккән. Эзләү эшләре белән шөгыльләнүчеләрнең төп бурычлары — шуларның калдыкларын табып җир куенына тапшыру һәм туганнарына, гаиләләренә һәлак булулары турында хәбәр җиткерү. Сезнең районга 150 кеше исеме кергән шундый исемлек алып кайттым. Укытучылар, укучылар да бу гаиләләрне табуда ярдәм итсә икән. Әлеге мәгълүматлар тереләр өчен, алар белән туганнары, якыннары горурлансын өчен кирәк. Германиядән алган документлардан күренгәнчә, алар әсирлектә дә туган иленә туг- рылыклы солдатлар булып калган. Безнең бирегә кайтуыбызның төп сәбәбе — корреспондент пункты булдыру белән беррәттән музей хезмәткәрләрен дә хәрби комиссариат белән берлектә әлеге документларны эшкәртергә өйрәтү. Халык кайчан, кайда һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белсен, тиешле мәгълүматны алсын.
— Безнең нәселдән генә дә сугышка 48 кеше киткән, — диде Арчадан Гайшә Якупова. — Аларның күбесе һәлак булган, хәбәрсез югалган. Кайда икәнлекләрен әлегә кадәр белмибез дә. Мондый изге эш белән шөгыльләнүчеләргә мең рәхмәтләр яусын.
Гимназия укучылары ул көнне арчалыларга әдәби–музыкаль композиция тәкъдим итте. Аларның Ленинград блокадасына багышланган үзәк өзгеч мәгълүматлар белән сугарылган чыгышларын кем генә еламый тыңламады икән. Бу чыгышлар совет солдатларының сугыш вакытында күргән михнәтләрен тагын бер кат күз алдына китерергә ярдәм итте.
Гөлсинә Зәкиева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International