Чистарынабыз

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Чистарынабыз
1 апрельдән районда санитария–экология икеайлыгы башланды. 4 апрельдә, шимбә көнне, безнең районда хезмәт коллективлары, уку йортлары, мәктәпләр өмәгә чыкты. Үз территорияләрендә карны тараттылар, юл буйларындагы чүпләрне җыйдылар, чистарттылар, себерделәр, кыскасы, җәйгә таба чистарына башладык.
— Без ел әйләнәсе районның санитария–экология торышын карап торабыз, — дип сөйли төньяк территориаль идарә җитәкчесе, эколог Радик Шаһиәхмәтов. — Икеайлык ул кыштан чыккач, тирә–юнебезне, йорт, бина яннарын, урамнарны чистартып, тәртипкә китерү өчен игълан ителә. Әкренләп тәртипкә өйрәнәбез. Чүпне теләсә кайда чыгарып ташлау, юынтык суларны урамга түгү кебек ямьсез күренешләр кими. Төзелешне алып барырга кирәк, бу хуплана гына, әмма төзелеш материалларын урамга, йорт янына вакытлыча кую өчен җирле үзидарә органнарыннан рөхсәт кәгазе булырга тиеш. Терлек фермаларыннан чыккан тиресне сулыклар якын булган урыннарда сакларга ярамый. Аннан агып чыккан сыекча суны пычрата. Бу мәсьәлә быел аерым контрольдә булачак.
Санитария–экология икеайлыгында “Жилкомбытсервис” ширкәте хезмәткәрләренә нык кына эшләп алырга туры киләчәк. Хәзер Арчада чүп–чарны контейнерларга чыгарырга өйрәндек. Бу безнең чисталык мәсьәләсендә зур алга китеш. Әмма культура гына юк. Кайчакта контейнерлар буш, ә янына хуҗалык калдыклары өелгән. Диван, карават, агач... — бар да шунда.
— Трактор белән тирескә кадәр контейнер янына аударып китәләр, — ди “Жилкомбытсервис” ширкәте җитәкчесе Альберт Хәкимов. — Югыйсә, черемә ясап, бакчага гына кертәсе дә бит! Оешма яки шәхси хуҗалыкмы — чүп күп җыелган очракта бездән зур бункерлар китертү мөмкинлеге бар. Тагын шундый 10 бункерны ясаттык. Шәхси хуҗалыклар, калдыклар күп җыелган очракта, йөк машинасы белән турыдан–туры полигонга илтә ала. Моңа акча түлисе юк.
Экология сагында торучылар рейдлар вакытында районда чисталык, тәртип, төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга беркетмәләр төзиләр, бу эшләр районның административ комиссиясе утырышында карала. Узган ел комиссия утырышында 73 эш каралды, быел — 38 эш. Узган җомгада үткән утырышта шундый 7 эшкә тиешле карар чыгарылды. Кайберәүләр һаман да юынтык суларны урамга түгү гадәтеннән арына алмый. Бу ямьсез күренеш Кәче авылында күзәтелә. Ә административ хокук бозуларга җәзасы каты, физик затларга кимендә 2 мең сум штраф. Кабатлап әйтәбез, агач–богачны шулай ук урамда сакларга ярамый. Түбән Курсадан бер гаиләгә шуның өчен 2 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.
Кибет хуҗаларыннан үз яннарындагы контейнер мәйданчыкларын тәртиптә тоту таләп ителә.Тирә–юньне ямьсезләп, пычратып торсалар — җаваплыларга беркетмәләр төзелә.
Соңгы утырышта шундый бер эш каралды.
Яңасаладагы “Нива” ширкәте директорына ферма, техника паркы территориясен тәртипсез хәлдә тотканнары өчен тагын беркетмә төзелгән. Җитештерүчеләр дә үз территорияләрен тәртиптә тотарга бурычлы. Монда акланулар урынсыз.
Румия Надршина
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International