Республиканың кул көрәше осталары ярышты
“Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә хатын–кызлар һәм ирләр арасында кул көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионаты булды.
Анда 16 районнан килгән кул көрәше осталары көч сынашты.
Чемпионатның тантаналы өлешендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты. Ул ярышка килүчеләрне шушы спорт бәйрәме белән котлады, аларга җиңүләр теләде. Шулай ук 2014 елда спорт өлкәсендә зур җиңүләр яулаган егетләр һәм кызларга бүләкләр тапшырды.
Шул көнне 2014 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының авыл районнары арасында барган (43 район) “Сәламәтлек” спартакиадасында Арча районы икенче урынны алды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриевка “Урожай” физкультура–спорт җәмгыяте рәисе Вивади Махмудов диплом, кубок һәм медаль тапшырды.
Кул көрәше буенча Татарстан республикасы чемпионаты да Арча районы командасына уңышлар китерде. Ярыш нәтиҗәләре буенча ул хатын–кызлар командалары арасында — беренче, ирләр командалары арасында алтынчы урынны яулады. Үз үлчәү категорияләрендә Гөлназ Нәбиуллина, Фәрит Мөбәраков — беренче, Алиянур Хөрмәтова, Люция Шәймурзина, Марат Мөхәммәтшин — икенче, Илшат Минҗанов өченче урынны алды.
Гөлсинә Зиннәтова