Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Айсылуның айлы кичләре
2015 елның 10 апреле, җомга
Айсылуның айлы кичләре
27 март — Халыкара театр көнен “Җидегән чишмә” Арча халык театры сәхнәдә каршы алды. Бу көнне ул тамашачыларга яңа спектакль премьерасын — башкорт драматургы Ибраһим Абдуллинның “Айсылуның айлы кичләре” дигән романтик драмасын тәкъдим итте.
Әлеге спектакль сугыш чорын үз эченә ала, Украина урманнарында качып яткан дошманнарга каршы көрәшкән совет солдатлары язмышы турында сөйли. Баласын, ахыр чиктә соңгы сөенече булган оныгын да югалткан Арина әби (Резеда Гарифуллина), кыенлыклар алдында баш имәгән, тормыш тәмен, яшәү ямен югалтмаган, иң авыр вакытларында шаяртып, көлеп үз–үзенә юаныч тапкан Марфа (Гөлсинә Зәкиева), беренче мәхәббәт хисен тулысынча татырга да өлгермәгән, дошман пулясы тарафыннан киләчәккә өмете өзелгән Олеся — Ай кызы (Лилия Баһавиева), төрле милләт вәкилләренең – грузин Сандро (Харис Сафин), башкорт егете, капитан Айбулатов (Раил Шәвәлиев), рус егете (Рафис Сәләхетдинов), татар егете, иптәш ефрейтор (Илдус Хәбибуллин), зенитчы кызлар (Гүзәл Нигъмәтҗанова, Альбина Зәйнетдинова, Зилә Зиннәтова) бергә дошманга каршы сугышуы — бар да сүрәтләнгән пьесада. Шатлык та, очрашу, кавышу да, мәхәббәт тә, үлем дә бар биредә. Әмма авторның төп фикере — халыкны һәрьяклап сынаган сугыш авырлыкларының кешеләрдәге аклыкны, сафлыкны юкка чыгара алмавы.
— Без бу спектаклебезне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышладык, сугыш, тыл авырлыкларын үз башларыннан кичергән ветераннарыбыз хөрмәтенә сәхнәләштердек, — ди театрның режиссеры Рафис Сәләхетдинов. — Хезмәтебез безгә, бездән соң киләсе буынга тыныч тормыш, аяз күк йөзе бүләк иткән апа–абыйларыбыз, әби–бабаларыбызга мәдхия булып барып ирешсен иде.
“Айсылуның айлы кичләре”н Арча тамашачысы яратып карады. Ә артистларның уйнауларына бәяне көчле кул чабулар аша җиткерде.
Алкышлар артист халкын күккә чөя ала. Тамашачы басып кул чапса, анысы инде аңа бәхеткә тиң. 30 мартта “Җидегән чишмә” Арча халык театры “Айсылуның айлы кичләре”н Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында куйды. Казан тамашачысы халык театры артистларын басып алкышлады, залдан репликалар аша аларга мактау сүзләрен җиткерде.
13 апрельдә бу спектакльне “Җидегән чишмә”леләр район Мәдәният йорты сәхнәсендә кабат күрсәтәчәк.
Сәхифәне Гөлсинә Зәкиева әзерләде
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар хәзер йорт хайваннарын почтада талпан тешләүдән саклый ала
Быелдан башлап республиканың барлык почта бүлекчәләрендә этләрне һәм мәчеләрне талпан тешләүдән иминиятләштерергә мөмкин. Иминият программасы» хайваннар өчен Антиклещалар " дип атала һәм талпан активлыгы белән бәйле иң актуаль сезонлы куркынычларны каплый. Иминият яклавы кирәкле ветеринария чараларының тулы исемлеген үз эченә ала: терлекне тешләгәннән соң карау, клиникада талпан алу, мондый юл белән йога торган авыруларны диагностикалау, шулай ук алга таба дәвалау. Түләүне алу өчен иминият компаниясенә ветклиникадан расланган документлар, хезмәтләр өчен түләү турында чеклар һәм банк реквизитлары җибәрү дә җитә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 22 апрельдә 08 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 23 апрель
23 апрель төнендә һәм иртән Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Бозлавык вакытында: Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз. Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга.
21
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 21 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 22 апрель 22 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Бозлавык вакытында: Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз. Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
20
апрель, 2026 ел
Татарстанда «иң яхшы язу дәресе»конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә. М.Н. в. Н. Ломоносов, социаль-мәдәни инициативалар Фонды һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан. Конкурста бирелгән номинацияләрнең берсе буенча хат формасында инша язарга тиешле мәктәп укучылары, колледж, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук педагоглар, балалар иҗат берләшмәләре һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре ― хат язу дәресен оештыру һәм үткәрү методикасы авторлары Мәкаләләр катнаша ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз