Мулла абзый малае

2015 елның 10 апреле, җомга
Мулла абзый малае
“Казан арты” тарих–этнография музее әдәбият сөючеләрне Кушлавыч авылында туган фронтовик язучы Әнәс Галиевның тууына 95 ел тулуга багышланган хәтер кичәсенә җыйды.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән диярлек яу кырында көрәшкән, соңрак әсирлеккә төшеп авыр газапларга дучар булган язучы–шагыйрь күргәннәрен китап сөючеләргә “Йолдызлар шаһит”, “Һәр солдатның үз язмышы” әсәрләрендә сүрәтли. Сугыштан соң “Намус кушканча”, “Авылдашлар” повестьлары туа. “Яшь егет”, “Сөю”, “Кыек юл”, “Тормыш бакчасында” һ.б. шигырь җыентыкларында да Әнәс абыйның күңел кичерешләре белән бергә сугышта күргәннәре чагыла. Аның күп кенә шигырьләре тоткынлык- та языла һәм Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән аларны алып кайту да насыйп була язучыга. Болар хакында әдәбият сөючеләргә музей директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов җиткерде.
Әнәс абыйсының сугыштан кайткан чагын сеңлесе Мәсхүдә апа яхшы хәтерли, гәрчә ул чакта үзенә 8 яшь кенә булса да. “Төнлә ишек шакыдылар. Әти ачмакчы иде, әни: “Ачма”, — дип каршы төште (сугышка кадәр мулла әтиебезне төнлә алып чыгып китеп интектерделәр, өчәр көн ябып тоталар иде, әтине гомере буе авылда “мулла абзый” дип йөрттеләр). Шулай да шаку озаккарак киткәч, әти ишек янына барып кем икәнлеген сорады. Теге яктан: “Әнәс”, — дигән тавыш ишетелде. Ул чакта өйнең бер почмагында гына торабыз, ашарга, ягарга юк. Әни урындыкларга урын җәеп абыйны йокларга яткырды. Абый өч көн өйдә торды да, Казанга китте, ике атнадан өйләнүе турында хәбәр белән кайтты”, — дип сөйләде ул.
Аппаковлар нәселеннән булган кыз белән гаилә корган Әнәс абыйның дәвамчылары — кызлары Кадрия белән Фирдәвес ханымнар да арчалылар белән очрашты. Әтиләре, гаиләләре турындагы истәлекләр бихисап. Аеруча Арча җирендә әтиләрен зурлап искә алганга рәхмәтләре чиксез. “Без әтигә гомер буе сокланып яшәдек. “Татар телле булуыгыз белән горурланыгыз”, — дип үстерде ул безне, татар әдәбиятына мәхәббәт уятты. Мине Казанда татар мәктәбендә укытты, — дип сөйли Кадрия апа. — Укыган елларымда әлеге мәктәптә укыйсым килмәсә дә, еллар узган саен әтигә рәхмәтем арта бара. Ана телемне белүем хезмәтемдә зур ярдәмче булды”. Гомеренең соңгы елларында Әнәс Галиев кызы Фирдәвес гаиләсендә яшәгән. “Әти гаилә җанлы кеше булды. Әнинең яшьли колаклары ишетми, күзләре күрми башлагач, ул аны бер сыкрануларсыз 10 ел тәрбияләде. Яшь чакта әниебез әтине савыктырган иде. Әти сугыштан бер үпкәсез кайткан. Казанда кешедән сөт алып, үләннәр белән дәвалап, дәү әни белән икесе әтине аякка бас- тырды. Әти белән әни гомерләре буе намуслы кешеләр булып яшәде”, — ди Фирдәвес апа.
Сугышка кадәр финанс техникумын тәмамлаган Әнәс абый озак еллар Казандагы бер районның финанс җитәкчесе урынбасары булып эшли. Хезмәте никадәр чете- рекле булмасын, каләмен кулыннан төшерми, язарга вакыт таба. “Әти ял көннәрендә бакчага китеп яза иде”, — ди кызлары. Үткәннәре турында Әнәс абый гаиләдә искә төшерергә яратмаган, кызлары аның җан тетрәнүләрен үзеннән 90нчы елларда гына һәм китаплары аша белгән. Ике яктан да берничә буын мулла нәселенең бер тамыры булган Әнәс Галиев бик туган җанлы булган, өч бертуганының тормышын кайгыртып яшәгән һәм Кушлавычны бик яраткан. Сеңлесе — Татарстанның атказанган табибәсе Мәсхүдә Гыйззәтуллинаның язмышында да аның роле зур. Абыйсының туган җиренә булган мәхәббәтен бүген Мәсхүдә апа дәвам итә — Кушлавычта аның үз йорты бар, җанына шифаны шунда кайтып таба.
Кушлавыч музеенда Әнәс Галиев истәлекләренең үз урыны. Биредә Әнәс абыйның үзе белән фронттан кайткан чәнечкесенә кадәр дә бар...

P.S. Кичәдә чыгыш ясаган якыннары күңелендә Әнәс Галиев бары якты хатирәләр белән генә саклана. “Шундый туганыбыз булу безнең өчен зур бәхет”, — ди алар бер фикердән.
Кушлавыч китапханәчесе Рәмзия Фәттахова һәм музей мөдире Ләйлә Мөхәммәтшина истәлекләре белән авылдашларының сәламен дә җиткерсә, мәктәп директоры Илгиз Гайнуллинның баянчы Илфар Әюпов белән бергәләп Тукай сүзләренә җыр багышлаулары кичәне тагын да баетты.
Ә Галиевлар нәселе дәвамчылары Кушлавычка юл алды...
Розалия Зиннәтова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International