Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Шигырь генә укыйк, сугыш, синең хакта
2015 елның 10 апреле, җомга
Шигырь генә укыйк, сугыш, синең хакта
Сугыш. Җиңү. Бөек Җиңүгә 70 ел узса да, ул әле дә күңелләрдә авыр тәэсир калдыра. Өлкәннәр генә түгел, яшь буынның да бу хакта өзгәләнеп сөйләве, йөрәк түреннән чыккан хисләрен шигъри юлларга тезеп баруы бер яктан күңелләрдә моңсулык тудырса, икенче яктан шатлык уята. Димәк, яшь буын да илебезне дошманнардан арындыру өчен көчләрен, хәтта тормышларын да кызганмаган каһарманнарны олылый, аларның батырлыгына соклана.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Арча үзәк китапханәсендә үткәрелгән “Ул елларның даны мәңгелек” дип исемләнгән сәнгатьчә уку бәйгесендә шигырьләрне тыңлаганда шул хакта уйлап сөенеп утырдым. Шигырь бәйрәменә чакырылган сугышның газап–михнәтләрен үз башыннан кичергән, җиңү яулап кайткан, күкрәген орден–медальләр бизәгән Бөек Ватан сугышы ветераны Халисә Гафурова да минем фикерем белән килешер, дип уйлыйм.
Бәйге ике номинациядә — проза һәм поэзия — үтте. Башта 56 яшьтән өлкәнрәкләр чыгыш ясаса, аннан сүзне 25-55, соңыннан 15-24 яшьлекләр алды. Барлыгы 55 кеше катнашты. Кайберләре үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырды, икенчеләре танылган авторлар әсәрләрен сәнгатьле итеп укыды. Жюри әгъзалары аларга бәя бирде. Тик минем кемнәрнедер мактап, икенчеләренең хәтерен калдырып, алар бәясеннән чыгып фикер йөртмичә үз фикеремне җиткерәсем килә. Йөрәкләргә үтеп кереп, күзләрне яшькә күмәрлек шигырьләр бар бит.
56 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында Гайшә Якупованы күреп башта аптырасам, аннан сокланып туя алмадым. Сәхнәләрдән төшмәгән Гайшә апабыз, егылып аягын авырттырып, кайчаннан бирле инде өендә ята. Ә бу юлы кичәгә килгән.
— Мин сезне бик сагындым. Килмимме соң, киләм, такси чакыртып булса да киләм. Мин Җәлил бистәсендә яшәгән кеше бит. Муса Җәлил әсәрләрен белмәү оят булыр, — диде ул телефоннан шалтыратып чакыр-гач. Һәм аңа лаеклы рәвештә яшьтәшләре арасында беренче урын бирелде, — ди китапханә хезмәткәре Әлфия Галимова.
Гайшә апа Җәлилнең “Аяксыз” дигән шигырен сөйләде. Алай гынамы, жюри нәтиҗә чыгарганда хатын–кызларны узган бәйрәмнәре белән котлап, шигырь сөйләргә дә өлгерде. Фәрхат Зыятов, Хәсибә Гатауллина, Мөрәледән Халидә Газизова белән Нәсимә Гарифуллина сөйләүләрен дә дулкынланмыйча тыңлау мөмкин түгел иде. Ә Факия Шәрәфетдинова үзе иҗат иткән шигырен тамашачыларга ирештерде.
Апаз мәктәбе укытучысы Алсу Фәйзиева Клара Булатованың “Әти кайтты” әсәрен укыганда күзләрдән яшьләр килде. Артистларга тиң матур тавыш, сәнгатьле уку күпләрнең игътибарын җәлеп итте.
Курса–Почмак мәктәбеннән Гөлүсә Мортазина “Зоя”сыннан (авторы Маргарита Алигер) хәтта каз тәннәре чыкты. Кан таплары күренеп торган киң ак күлмәктән, яланаяк килеш урындыкка менеп басып, шулкадәр рольгә кереп бетеп, поэмадан өзекне укыганда батыр кыз өчен йөрәк елады. Ә Иске Чүриледән Оксана Миннекаева шигырен сөйләгәндә үзе дә күз яшьләренә буылды. Урта Сәрдәдән Ранил Ишморатов Фаил Шәфигуллинның “Сафура, Бәкер һәм трактор” әсәрен тыңлаганда тамашачы көләсе урында көлеп, тынсыз калып, менә бу артист, ичмасам, дип тыңлады, егетнең осталыгына сокланды. Үз номинациясендә беренче урыннан тыш Ранилгә “Тамашачы мәхәббәте” призы да тапшырылды.
Пөшәңгәр башлангыч мәктәбе–балалар бакчасы оештыручысы Рания Галәветдинова үзе язган “Язмышларда әрем ачысы” пьесасыннан өзек укыды. Бу пьесаны сәхнәләштергән вариантын Пөшәңгәр мәктәбе укытучылары башкаруында күрдем. Булган вакыйгаларга таянып, сугыш чорында авыл халкы тормышын чагылдырган бу әсәрне тамашачы елый–елый караган иде.
Укучылар арасында да искиткеч матур шигырь укучылар бар. Аларның шулай бөтен күңелләре белән бирелеп, әсәрдәге геройлар белән бергә яшәп, аларның хәсрәтләрен йөрәк өзгеч итеп бирә алуларына сокланып, күз яшьләренә буылып утырдым. Бу урында бишенче гимназиядән Аделина Фәйзрахманова, Гөлия Галимуллина, беренче мәктәптән Энҗе Гарипова, Анастасия Орлова, Эльвира Гыйниатуллинаны билгеләп үтәсе килә.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз