“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре”

2015 елның 10 апреле, җомга
Урта Курса авылындагы Мөхәммәтвафа мәчетенә йөрүче 13 шәкерт Казанда “Ярдәм” мәчетендә узган “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку бәйгесендә катнашты. Бәйгегә Россиянең төрле төбәкләреннән 500гә якын бала җыелган иде. Һәрберсенә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Сәфәр бик истәлекле һәм күңелле узды. Ә иң күңеллесе – танылган шәхесләр Рабит Батулла, Харис хәзрәт Салихов, Хатыйп Миңнегулов, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова, Вәдүт хаҗи Вафин һәм башкалар белән истәлеккә фотосүрәткә төштеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International