ЮХИДИ хәбәр итә

2015 елның 10 апреле, җомга
Арчаны әйләнеп үтүче Казан–Малмыж юлында хәрәкәт зур булу сәбәпле, узган ел Көнбатыш мәчете янына (юлның икенче ягында “Тайд–Фойл” кибете) светофор куелган иде. Күптән түгел шуңа сулга борылып керүне чикләүче билге дә өстәлде. Ягъни, Казан ягыннан хәрәкәт итүче машинага мәчет, Малмыж ягыннан килүче транспортка кибет ягына борылып керү тыела. Бу хакта безгә ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нияз Бариев хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International