Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Игелек кыл, савап җый
2015 елның 15 апреле, чәршәмбе
Игелек кыл, савап җый
Аларның хезмәте дәрәҗәләр, мактаулы исемнәр, уңышлар белән исәпләнми. Иң зур бәя – эшләгән изгелегеңә рәхмәт сүзләре ишетү.
Алар мохтаҗларга, өлкәннәргә йорт эшләрендә генә булышып калмый, иганәчеләр табып инвалид балаларга бәйрәмнәр оештыра, өйләренә барып хәлләрен белешә, аң-белем дәрәҗәсен үстерүгә бәйле шөгыльләр оештыра, табигатьне саклау акцияләрендә үрнәк күрсәтә, чишмәләрне чистарту, тирә-якны яшелләндерү һ.б. кебек күмәк эшләрдә башлап йөри. Волонтерларның башкарган эшен санап бетерерлек түгел. Бөтен хезмәтләрен бары бер адым берләштерә – игелек кылу, изгелек эшләү.
Волонтерлар үзәге моннан өч ел элек Арча педагогика көллияте базасында оешты. Шул чакта студентлар аның координаторы итеп 2нче курс студенты Рамилә Диярованы сайлаган иде. Һәм ялгышмаганнар. Рамилә, әлеге игелекле хезмәткә баш-аягы белән чумып, тәм табып эшли башлады. Оешкан чакта Алабугадан килеп өйрәткәннәрен, район Мәрхәмәтлек үзәге хезмәткәрләре белән бергәләп өйрәнгәннәрен яхшы хәтерли алар. Төн йокысыз тырышулар да бушка китмәгән. Никадәрле рәхмәт ишетеп җаннарына рәхәтлек иңде, савап җыйды бит алар. “Күз яшьләре аша рәхмәт әйтүчеләр күп. Кешедән ишеткән рәхмәт безгә канатлар куя”, – ди Рамилә. Быел ул диплом алачак. Ләкин игелек кылуын ташларга җыенмый. “Укып бетергәч, Арчада калам. Волонтерлык эшен тагын да киңәйтергә ниятлибез. Мәктәпләрдә отрядлар булдырып, бәлки, волонтерлар агентлыгы да оештырырбыз”, – ди.
Үзәккә үзе теләп ихластан игелек кылырга теләүчеләр гел килеп тора, укып бетерүчеләр китә, алмашка яшьләр килә. Бүгенге кичәдә яшьләрне тантаналы шартларда үзәккә кабул итеп алдылар. Волонтерларны башкалардан киемнәре ярдәмендә аерып була – “волонтер” тамгасы салынган ак футболка һәм зәңгәр галстук. Яшь волонтерлар алда үзләрен ни көткәнен белә микән соң? “Әлбәттә, беләм, – ди Алисә Насыйбуллина. — Үзәккә рәсми кабул ителгәнче үк игелек кылу эшләреннән читтә түгел идем”. Алисә Арча педагогика көллияте каршындагы 8нче гимназия сыйныфында укый. Иптәш кызы чакыруы буенча бирегә укырга килгән Казан кызының игелек кылырга вакыты күп булачак, димәк. Бары теләк кенә булсын.
Волонтерларның шатлыгын уртаклашып, үзәкне туган көне белән котларга килүчеләр күп булды. ТР волонтерлар союзы рәисе, район мәдәният идарәсе җитәкчесе, “Бердәм Россия” партиясе, Мәрхәмәтлек үзәге, “Яшь гвардияче” штабы вәкилләре... Бу оешмалар да һәммәсе волонтерлар хәрәкәтендә катнашып яши. Үзәкнең туган көн бәйрәмен педагогика көллияте укучылары җыр-биюле чыгышлары белән бүләкләде.
Игелек кылу – күләме бизмәннәргә салып үлчәнми торган саваплы гамәл. Ә инде хезмәтеңне күреп тә калсалар... Аннан да зур бәһа юк. Бәйрәм кичәсендә Рамилә Диярова 18нче “Мактаулы волонтер” санына лаек булды. Мондый саннарны Татарстанда һәм Россия күләмендә игелек кылу хәрәкәтен үстерүдә зур өлеш кертүчеләр йөртә.
Бу Рамилә өчен игелек кылу хезмәтенең башлангычы гына, киләчәктә аның ярдәмен тоеп яшәүчеләрнең саны бихисап булыр әле.
Розалия Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз