Яшь көрәшчеләр бил алыша

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе
Яшь көрәшчеләр бил алыша
Эшне башлап җибәрү һәм районкүләм масштабка күтәрү өчен юл күрсәтүче генә кирәк. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриевның элек-электән данлыклы көрәшчеләре белән танылган Арча төбәгендә аларга яшь алмаш әзерләү мәсьәләсен күтәреп чыгуы җитә калды.
Балалар, яшьләр арасында көрәш белән кызык- сынучылар күп икән. Чын күңелдән, бирелеп көрәшәләр, җиңелсәләр, борчылалар. Узган шимбәдә Хәсәншәех мәктәбендә үткән ярышта беренче чиратта шуңа игьтибар иттем. Биредә 1999–2001 елгы яшүсмерләр арасында “Ватан” агрофирмасы” ширкәте җитәкчесе призына милли татар–башкорт спорт көрәше буенча ярышлар булып узды. Анда 27 мәктәптән һәм Арча педагогика көллиятеннән 151 укучы катнашты. Ярышлар 10 үлчәү категориясендә алып барылды.
Спорт бәйрәмен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов ачып җибәрде.
– Районда спортка зур игътибар бирелә, – диде ул. – Көрәш буенча ярышларның да бүгенгесе беренчесе генә түгел. Арчада да, Яңа Кенәрдә дә, Урта Курсада да, Курса-Почмакта да һәм башка урыннарда да шушындый ярышлар үтте. Спорт белән шөгыльләнү өчен районда бөтен мөмкинлекләр дә бар. Сайлап алынган иң көчле көрәшчеләр Актанышта үтәчәк республика ярышында көчен сынаячак.
Яшь көрәшчеләр бил алышуын карарга “Ватан” агрофирмасы” ширкәте җитәкчесе Мансур Әхмәтов та килгән иде.
– Зур уңышларга ирешкән батыр көрәшчеләр бар безнең. Кем белә, сезнең арадан да, бәлкем, район данын күтәрүчеләр чыгар. Бүген дә, киләчәктә дә сезгә зур уңышлар телим, – диде ул, яшүсмерләргә мөрәҗәгать итеп.
Хәсәншәехта үз үлчәү категорияләрендә көрәш буенча беренче урыннарны Яңа Кенәрдән Аяз Салихов, Азат Хәмзин, Шурабаштан Азат Хәкимов, Айзат Һадиев, Ташкичүдән Рәмис Галәветдинов, Курса-Почмактан Илнур Рамазанов, Апаздан Илфат Мостафин, Раил Котдусов, Шушмабаштан Камил Кәримов, Арча педагогика көллиятеннән Нәсим Габидуллин яулады. Командалар арасында Яңа Кенәр мәктәбе (тренеры Илгиз Салихов) – беренче, шушмабашлылар (Зөлфәт Хәйруллин) – икенче, Сеҗе мәктәбе командасы (Марат Әхмәдиев) өченче булды. Абсолют батыр булып Арча педагогика көллияте укучысы Нәсим Габидуллин калды. Төп приз да аңа тапшырылды. Барлык җиңүчеләр медальләр, грамоталар һәм акчалата премияләргә, ә җиңүче командалар кубокларга ия булды.
Гөлсинә Зиннәтова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International