Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сугыш турында җырлыйбыз
2015 елның 15 апреле, чәршәмбе
Сугыш турында җырлыйбыз
Сугыш чоры җырлары… Күпме алар, йөрәкләргә үтеп кереп, күңелләрдә ярсу да, шатлык та уятучы көйләр. Кайберләрендә җиңелү ачысы ярылып ята, икенчеләре җиңү шатлыгын бәйрәм итә, өченчеләре сагыну, туган якка, аналарга, сөйгән ярларына мәхәббәт хисләре белән сугарылган.
70 ел үтеп китүгә карамастан, алар онытылмый, кайберләрен хәтта хәзер дә күз яшьләрсез тыңлап булмый. Узган шимбәдә булган сугыш чоры җырлары бәйрәмендә яңгыраган көйләр тамашачы күңеленә шулай тәэсир итте.
Арча сәнгать мәктәбендә үткән “Бөек батырлык җырлары” исемле патриотик җырлар бәйге-фестивале Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланды. Аны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, мәгариф, мәдәният идарәләре, “ТНВ” иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең патриотик тәрбия буенча яклаучылар советы һәм “Бердәм Россиянең Яшь гвардия” штабы оештырды. Бәйгедә мәктәп укучылары һәм уку йортлары студентлары катнашты. Ул вокал-соло, вокаль ансамбль, дуэт, трио, сәхнәләштергән җыр номинацияләре буенча үтте. Жюри артистлык осталыгын да, башкару дәрәҗәсен дә, сайлап алынган репертуарның үзенчәлеген дә, героик-патриотик тематикага туры килүен дә, костюмнар, реквизитларны да исәпкә алды. Сугыш чоры җырлары концертын “Бердәм Россиянең Яшь гвардия” Арча җирле бүлекчәсе җитәкчесе Лия Ильина белән “ХХI гасыр яшьләре” клубы җитәкчесе Руслан Галәветдинов алып барды.
Соңыннан җиңүчеләре дә билгеле булды. Аерым җыр буенча беренче урыннар Арча сәнгать мәктәбеннән Мөнир Мәрдәнов (җитәкчесе Гүзәл Минхаерова), Арчаның беренче мәктәбеннән Инсаф Гаптелбәров (Татьяна Кинозерова), Арча педагогика көллиятеннән Анна Динисовага (Альбина Шакирова) бирелде. Икенче урыннарда балалар сәнгать мәктәбеннән Алинә Галимуллина, Арча агросәнәгать көллиятеннән Раил Бакыев, өченче урыннарда сәнгать мәктәбе укучысы Гүзәл Закирова белән педагогика көллиятеннән Маннур Вилданов. Көллияттән Альбина Шакирова җитәкчелегендәге “Мирэль” вокаль ансамбле “Ана турында баллада”ны искиткеч матур башкарды һәм вокаль ансамбльләр арасында лаеклы рәвештә беренче урынга чыкты. Арча сәнгать мәктәбенең “Гүзәлкәй”е – икенче, беренче мәктәпнең “Романтиклар”ы – өченче. Дуэтлар арасында да җиңүчеләр билгеле булды. Наласа мәктәбеннән Гөлгенә Кәлимуллина белән Камилә Нәҗметдинова дуэты (Миләүшә Төхвәтуллина) “Кайтып керегезче” җыры белән сокландырды һәм беренче булды, икенче урынны яулаган Хәсәншәех мәктәбе укучылары Зәринә һәм Лилия Хәйретдиновалар “Катюша”сы (Айрат Таҗиев) тамашачы алкышларына һәм призлы икенче урынга лаек булды.
Сәхнәләштерелгән җырлар да уңышлы чыкты. Педагогика көллиятенең “Патриот” клубына (Алинә Гыйлаҗева), сәнгать мәктәбенең “Энҗеләр”енә (Тайфә Гидиятуллина) – беренче, җиденче мәктәптән Илүзә Гатауллинага – икенче, Иске Ашыттан Рамазан Лотфуллинга өченче урын бирелде. Өчиледән Рәзинә Җамалиева, Сеҗедән Иллария Габдрәшитова, Язилә Тимершәехова белән Адилә Нигъмәтҗанова, педагогика көллиятеннән Данир Фатыйхов, Түбән Мәтәскәдән Ришат Фазылҗанов, Энҗе Шиһабиева, сәнгать мәктәбеннән Ралинә Һадиева, Яңа Кырлайдан Ания Галимҗанова, Иске Чүриледән Эльмира Хәсәнованы аерым номинацияләр буенча җиңүчеләр буларак билгеләп үттеләр.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз