12 апрель – Космонавтика көне – Яңа Кенәр мәктәбендә зурлап билгеләп үтелде

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе
12 апрель – Космонавтика көне – Яңа Кенәр мәктәбендә зурлап билгеләп үтелде. Яшь җиһангирлар белән очрашырга район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев та килгән иде.
Җиһангирлар отряды җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов космоска очарга рөхсәт биргәч, “медицина күзәтүе үтеп” залга кереп урнашкан укучылар Юрий Гагарин белән бергә “космоска очты”. Аннан кайткач җирдәге тормыш башланды. Гагаринның җиргә төшкәч иң беренче күрешкән авыл кешеләре белән очрашу күренешен чынбарлык кебек күрсәтә алды укучылар. Чын космонавтларча, фольгага төрелгән очучылар ризыгыннан авыз иткәннән соң, “ачык космос”ка чыгып, спортзалга юнәлделәр. Анда исә, төрле планетадан җыелган командалар белемнәре буенча көч сынашты. Гомуми нәтиҗәләр буенча “Венера” командасы беренче урынга лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International