“Кызыл ромашка”

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе
Район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов, прокуратураның өлкән белгече Нурсөя Нәҗипова Яшел Үзән шәһәрендә үткән “Кызыл ромашка” сәнгать зона конкурсында катнашты. Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әлеге конкурста прокуратура хезмәткәрләре иҗади осталыкларын сынады. Нурсөя Нәҗипова, М. Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен сәнгатьле итеп сөйләп, оригиналь жанрда 1нче урынны алды. Алмаз Сәгыйтьҗанов, баянда сугышчан җырларга тезмәләр башкарып, жюрины шаккатырып, жиңү яулады. Без аларның финалда да җиңүләрен телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International