Гаепле зыянны капларга тиеш

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе
Гаепле зыянны капларга тиеш
Район прокуратурасы республиканың Мәҗбүри медицина иминиятләве территориаль фонды бюджетыннан кыйналган ике кешене дәвалауга тотылган чыгымнарны эзләп алу буенча тикшерү үткәрде.
2012 елның 7 августында И. Хәкимов Арча янындагы урман полосасында 22 яшьлек егеткә агач тукмак белән 7 тапкыр суга, бу тукмаулар зыян күрүченең башына да эләгә. Кыйналган егет башта Арча үзәк хастаханәсенә китерелә. Аннан ул республиканың клиник хастаханәсенә озатыла. Дәвага 46 мең 98 сум акча тотыла. 2013 елның 3 ноябрендә И. Хәкимов Арчада бер йорт янында чүкеч белән 27 яшьлек бер иргә 15 тапкыр суга, хәтта башына да. Нәтиҗәдә зыян күрүче Казан хастаханәләренең берсендә озак кына дәвалана. Дәвага 74 мең 769 сум акча тотыла. РФнең Гражданнар кодексының 1081 маддәсе нигезендә гражданин үзенә зыян китерүчедән чыгымнарны каплатуны таләп итәргә хокуклы. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча прокуратура хөкем ителгән И. Хәкимовтан 120 мең 867 сум акчаны ике зыян күрүчегә түләттерү гаризасы белән судка мөрәҗәгать итте.Суд гаризаларны карады һәм тулысынча канәгатьләндерде.
Радик Хәбибуллин, прокурор урынбасары, юстиция киңәшчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International