Хәл итәсе мәсьәләләр җитәрлек

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе
Хәл итәсе мәсьәләләр җитәрлек
Үзәк мәчеттә мөхтәсибәтнең чираттагы җыелышы булды. Аны район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев ачты.
Җыелышта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтеннән Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район башлыгы урынбасары Любовь Осина, прокуратура, район эчке эшләр бүлеге, теркәү палатасы, янгын часте, салым инспекциясе, авыл җирлекләре җитәкчеләре һәм вәкилләре, имамнар катнашты.
– Мәчетләрнең эшчәнлеге буенча Арча районы республикада алдынгы урыннарда тора. Иң күп мәчет тә сезнең районда, – диде Рөстәм хәзрәт. Ул 80 яше тулу уңаеннан Наласа мәчете имамы Габдрәшит Сафиуллинга бүләк тә тапшырды.
– Мин имамнарның һәр җыелышында булырга тырышам. Алар иң дәрәҗәле, иң абруйлы кешеләр. Без сезнең проблемаларны исәпкә алып, вакытында чишәргә тырышабыз. Чөнки эшебез бер – халыкка хезмәт итү, – диде Любовь Осина. – Әмма безнең әле алда да кулга-кул тотынып, хәл итәсе мәсьәләләр җитәрлек. Беренче чиратта, безнең алда мәчетләр урнашкан җирләрне, мәчет биналарын рәсмиләштерү тора. Күп урында әле бу юнәлештә башкарасы эшләр бик күп.
Тик имамнар әйтүенчә, бу эш акчадан тора. Җирне теркәү белән бәйле нинди генә оешмага барма, түләргә кирәк. Бәясен әйтеп торасы да юк, җир теркәү эше белән йөрүчеләр моны бик яхшы белә. 60 мең сум кирәк, дигән сүз дә чыкты. Сәдака акчасына гына көн күргән мәчетләргә андый зур сумманы каян табарга, дип борчылдылар. Бу темага сүзләр күп булды. Акча табуның төрле юлларын тәкъдим итеп карадылар. Теркәү эшләрен тәмамлаганнарны тыңлап карыйк.
– Бездә халыктан акча күп керә. Һәр кибеттә тартма бар. Аннан акча табуның башка юлларын да эзлибез, – диде Кәче авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Закиров.
– Шушы эшләрне башкару өчен Апаз мәчетенә “Ватан” хуҗалыгы, Хәсәншәехныкына иганәчеләр ярдәм итте. Мирҗәм, Пөшәңгәр, Каратай мәчетләрен теркәү өчен дә документлар әзер. Эшне дәвам итү өчен акча юнәтү юлын эзлибез, – диде Апаз авыл җирлеге секретаре Зәридә Газыймова.
– “Землемер” ширкәте җитәкчесе Азат Миннекәев бу өлкәдә мәчетләргә зур ярдәм күрсәтте, – диде Любовь Осина. – Чын күңелдән рәхмәт аңа.
Диния нәзарәтенә хат язып, ярдәм сорыйк, иганәчеләр табыйк, мәчетләргә ташлама ясауларын сорыйк, дигән фикерләр яңгырады. Аларга каршы теркәү палатасы җитәкчесе Илшат Вафин:
– Без Федераль законга нигезләнеп эш итәбез. Каядыр хатлар язып кына законны үзгәртеп булмый, – дип җавап бирде.
– Чыннан да, җирләрне теркәү мәсьәләсе акчага килеп төртелә, – диде прокурор урынбасары, районда терроризмга каршы комиссия әгъзасы Алмаз Сәгыйтьҗанов. – Кем белә, бәлки, мәчетләргә ярдәм күрсәтергә теләүчеләр дә бардыр. Тик без әлегә кайсы мәчеткә күпме акча кирәген белмибез. 60 мең ул төгәл сан түгел. Смета төзергә кирәк.
Имамнар җыелышы шулай кызу барды. Сораулар да күп булды, киңәшләр дә яңгырады. Тик бу эшне авыл җирлеге белән берлектә, халык ярдәме белән имамнар гына башкара ала.
Җыелышта янгын куркынычсызлыгы, экстремизмга каршы көрәш, зиратларны чистарту кебек җитди мәсьәләләр дә күтәрелде.
– 9 майга кадәр район җитәкчесе зиратларда ике көн районкүләм өмә оештырырга тәкъдим итте. Зиратларны тәртиптә тоту – һәрберебезнең бурычы. Агачларны кискәндә саклык турында да онытмаска кирәк. Игътибарлы булыгыз, – диде соңыннан Любовь Осина. – Сораулар туса, килегез, безгә мөрәҗәгать итегез. Район башкарма комитеты җитәкчесе дә, мин дә кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез. Әмма шуны белегез, закон кысаларыннан без дә чыга алмыйбыз.
Гөлсинә Зәкиева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International