Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Кыенлыкларга карамастан
2015 елның 15 апреле, чәршәмбе
Кыенлыкларга карамастан
Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Ренат Гатиятов район белгечләре белән хуҗалыкларда язгы-кыр эшләренә әзерлекне карады һәм конкурска йомгак ясадылар.
– Кыенлыклар булуга карамастан быел узган ел белән чагыштырганда әзерлек яхшырак, – диде алар.
“Арча” агрофирмасы” ширкәте үзәк машина-трактор паркында эшләүчеләр:
– Быел әзерлек былтыргыга караганда күпкә уңай, – дип сөйләделәр. – Бүлекчәләрдәге техниканы шушында рәтләдек.
“Арча” агрофирмасы” ширкәте “Төрнәле” бүлекчәсендә булганнан соң комиссия: “Төрнәле”дә алга китеш сизелә”, – дигән бәяне бирде.
“Ватан” агрофирмасы” ширкәте амбарларында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчесе, агроном Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов:
– Менә симәнә нинди булырга тиеш! Агрономның нинди икәнен беләсең килсә, симәнәсен кара, – диде.
Татарстанның атказанган агрономы Габдерәис Рамазанов 1981 елдан шушы хуҗалыкта эшли.
– Басу-кырлардан, тургай тавышыннан башка яши алмыйм, – ди баш агроном Габдерәис Рамазанов. – Эшкә тотыныр алдыннан китапны бер кат актарып чыгам. Бүген чәчүгә орлык әзер, биопрепаратлар җитәрлек. Чәчәр алдыннан симәнәне биопрепаратлар белән эшкәртәбез. Болай эшләгәндә үсемлек җир куенына күчкәндә стресс кичерми, үсеп киткәндә корылыкка бирешми, һавадагы азотны җиңел үзләштерә һ.б. Чәчүлекләрне авыртуларга бирешмәс өчен фунгицидлар белән эшкәртәбез.
“Татарстан” агрофирмасы” (җитәкчесе Рүзәл Мәрдәнов) ел саен язгы-кыр эшләренә тиешенчә әзерләнә. Казанга якын булуга карамастан, хуҗалыкта механизаторларның саклануы уңай күренеш.
“Северный” агрофирмасы” машина-трактор паркында:
– Монда әзерлек семинар үткәрерлек дәрәҗәдә, – дигән бәяне бирделәр.
– Яңа елга кадәр үк әзер идек инде без, – ди баш инженер Самат Йосыпов.
Язгы-кыр эшләрен башкаручы һәр техника тулы комплектта берсе артыннан берсе тезеп куелган. Алар бүген кузгалып китәргә әзер.
Шушы ук күренеш “Игенче” агрофирмасы”нда да (Наласа) күзәтелә.
“Мәрҗани” агрофирмасы” ширкәте бүлекчәләре тракторлары үзәккә – Ташкичүгә җыелган иде. Барлык техниканың бер рәткә тезелеп куелуы һәм механизаторларның бергә җыелуы агрофирманың куәтен күрсәтә.
“Ак барс” агрокомплексы”ның Курса-Почмак машина-трактор паркында баш инженер Айдар Исламов:
– Нигездә язгы-кыр эшләренә әзерлек бетте, – дип сөйли. – Ягулык-майлау материаллары, техника җитәрлек, тик менә запчасть бәясе генә артып китте.
Тимерче Илсур Галиәхмәтов, эретеп ябыштыручылар Васыйл Шиһапов белән Рифат Вәлиев уены-чыны белән:
– 70 төрле һөнәрнең 69ын эшлибез инде, – диләр.
Язгы-кыр эшләренә әзерлек буенча “Северный” хуҗалыгына (җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин) – беренче, “Игенче” хуҗалыгына (директоры Заһит Шаһимуллин) икенче урын бирелде. Конкурста җиңүчеләргә яңа техника алган вакытта дәүләт ярдәме булачак. Симәнәне тиешле югарылыкта әзерләгәннәре өчен “Ватан”, “Ак Барс” агрокомплексы”, “Игенче” агрофирмасы” аерым билгеләп үтелде.
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз