Наркотик чара булуы ачыкланган

2015 елның 17 апреле, җомга
3 апрель көнне көндезге 2 тулып 10 минутта Арчада Арча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре гражданин “Н” идарә иткән автомобильне туктаткан. Һәм әлеге машина салонында яшел төстәге матдә белән ике, ак төстәге матдә белән бер полиэтилен кап табылган. Эксперт биргән белешмә нигезендә әлеге матдәләрнең наркотик чара булуы ачыкланган. Бу хакта безгә Арча эчке эшләр бүлеге пресс–секретаре Алидә Нәбиуллина хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International