Гражданнарны кабул итү

2015 елның 17 апреле, җомга
Иске Чүриле авыл җирлегендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев халыкны кабул итте. Район җитәкчесенә төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр: җир алу, гаилә фермаларын тоту, торак шартларын яхшырту, эш эзләү, Ашабаш кибетендә товар ассортиментының аз булуы һ.б. Янгында зыян күргәннәр ярдәм сорап та килделәр. Район җитәкчесе Иске Чүриле җирлегендәге проблемаларны өйрәнде һәм аларның, мөмкинлекләрдән чыгып, хәл ителәчәген ышандырды. Илшат Нуриев мәктәптә, балалар бакчасында, мәчеттә, чиркәүдә булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International