Игътибар! Яңа бәйге!

2015 елның 17 апреле, җомга
Игътибар! Яңа бәйге!
5 майга кадәр “Арча хәбәрләре” газетасы arskmedia.com сайтында сугыш һәм тыл ветераннарының, сугыш чоры балаларының оныклары, ветераннар яки аларның кадерле ядкарьләре (орден–медальләре, истәлекле фотолары, бүләк-ләү кәгазьләре һ.б.) белән төшкән фотоларга һәм фотога бәйле язмаларга конкурс игълан итә.
Искәрмә: фотога бәйле язмалар шигырь яки хикәяләү булырга тиеш һәм 12 юлдан да артмасын.
Фотосүрәтләрне һәм язмаларны “Вконтакте” челтәрендәге “Арча хәбәрләре” битенә яки arvestnik@yandex.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин.
Җиңүчеләрне редакциябезнең һәм иганәчебез «АрскМед» медицина үзәгенең бүләкләре, иң яхшы язмаларның һәм фотоларның газета битләрендә урын алуы көтә.
Җиңүчеләрне сайтны караучылар он–лайн тавыш бирү юлы белән үзләре һәм махсус жюри билгели.
Бәйгегә нәтиҗәләр 8 май көнне ясала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International