Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Язучы килде
2015 елның 17 апреле, җомга
Язучы килде
Арчаның китап сөючеләре шушы көннәрдә тере язучы – татар хатын-кызлары арасында тәүге роман язучы буларак танылган, күп кенә повесть-роман, хикәяләр авторы Мәдинә Маликова белән очрашты.
Очрашу кичәсе башланганчы Мәдинә ханым Арчаның үзәк китапханәсендә китап киштәләрен күзәтеп йөрде. Китапханәнең бай, укучылар өчен шартлар тудырылган булуы язучыны бер сокландырса, киштәдә үзенең таушалып беткән китапларын күргәч, шатлык хисе йөзенә чыкты. Язучы өчен иң кадерлесе – үз китапларын кулдан-кулга йөртеп таушалып беткәнче укыганнарын күрү.
Ә Мәдинә ханымның китапларын арчалылар ярата. Китапханәдә “Иң күп укыла торган китаплар” исемлегендә хатын-кызлар арасында Мәдинә Маликова ничә ел инде беренчелекне бирми.
Үзәк китапханәнең уку залы әдәбият сөючеләр белән шыгрым тулы. Мондый кичәләр әдәбият сөючеләр, китап укучылар өчен тансык, язучы белән күзгә карап сөйләшү, сорауларыңа җавап алу мөмкинлеге, уртак фикерләр, аралашыр өчен уртак тема бар. Бүген нәкъ шулай булды да. Мәдинә Маликованың әсәрләре буенча фикер алышу вакытында укучылар бер–берсен бүлдерә–бүлдерә фикерләрен белдерде. Укучыларының яратып баккан карашларын күрү, әсәренең эчтәлеге буенча куерган җылы рухтагы бәхәсләр әдипләр күңеленә “сары май” булып ята. Мәдинә ханым да бу турыда куанычын яшермәде. “Арчада минем иҗатымны белүче, китапларымны яратып укучылар яши икән. Иҗатым белән тирәнтен таныш булган укучыларым белән аралаштырган өчен рәхмәт”, – дип китапханәчеләргә ихлас рәхмәтен белдерде ул. Гомумән, арчалыларга рәхмәтле әдибә. Бөтентатар Кызыл Ай җәмгыятенең президенты буларак та. Ике дистә еллар элек авыр тормышта яшәүчеләргә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтүдә Арча районының ярдәме турында һәрвакыт рәхмәт хисләре белән сөйли ул.
Очрашуда авыл китапханәчеләре һәм Факия Шәрәфетдинова башкаруында яңгыраган җырлары ямь өстәде. Факия апа Мәдинә ханымның тормыш иптәше, шагыйрь Әхмәт Рәшит сүзләренә язылган “Беренче мәхәббәт” җырын башкарды.
“Ике тәкә башы бер казанга сыймый”, дигән әйтем Мәдинә Маликова белән Әхмәт Рәшит гаиләсенә кагылмый сыман. “Бер казанда кайнаганга безнең уртак фикерләр күп, киресенчә, бер-беребезгә тәнкыйть-киңәшләр белән ярдәмләшеп яшибез”, – ди ул.
Быел август аенда Мәдинә Маликова гомеренең 80 яшенә аяк басачак. Зифа буйлы, чибәр йөзле, камил зиһенле, яшьләргә хас табигатьле язучының яшь булып калуының сере (беренче карашка аңа 60ларны гына биреп була), мөгаен, ак күңелле булуындадыр. Кеше яратып укырлык әсәрләрне ак күңел ияләре генә тудыра аладыр.
Мәдинә ханым Арчага тагын килми калмас әле. Чөнки аны биредә яраткан укучылары көтә, чакырып калдылар. Әле ничаклы укучысы аның белән очрашмый да калды. Һичшиксез, кайтыр ул. Аллаһы Тәгалә гомерен генә бирсен.
Розалия Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар хәзер йорт хайваннарын почтада талпан тешләүдән саклый ала
Быелдан башлап республиканың барлык почта бүлекчәләрендә этләрне һәм мәчеләрне талпан тешләүдән иминиятләштерергә мөмкин. Иминият программасы» хайваннар өчен Антиклещалар " дип атала һәм талпан активлыгы белән бәйле иң актуаль сезонлы куркынычларны каплый. Иминият яклавы кирәкле ветеринария чараларының тулы исемлеген үз эченә ала: терлекне тешләгәннән соң карау, клиникада талпан алу, мондый юл белән йога торган авыруларны диагностикалау, шулай ук алга таба дәвалау. Түләүне алу өчен иминият компаниясенә ветклиникадан расланган документлар, хезмәтләр өчен түләү турында чеклар һәм банк реквизитлары җибәрү дә җитә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 22 апрельдә 08 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 23 апрель
23 апрель төнендә һәм иртән Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Бозлавык вакытында: Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз. Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга.
21
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 21 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 22 апрель 22 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Бозлавык вакытында: Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз. Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
20
апрель, 2026 ел
Татарстанда «иң яхшы язу дәресе»конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә. М.Н. в. Н. Ломоносов, социаль-мәдәни инициативалар Фонды һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан. Конкурста бирелгән номинацияләрнең берсе буенча хат формасында инша язарга тиешле мәктәп укучылары, колледж, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук педагоглар, балалар иҗат берләшмәләре һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре ― хат язу дәресен оештыру һәм үткәрү методикасы авторлары Мәкаләләр катнаша ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз