Яңа фатирларда өй туйлары

2015 елның 17 апреле, җомга
Яңа фатирларда өй туйлары
Бу яз тагын 8 гаиләгә шатлык алып килде. Шушы көннәрдә алар яңа фатирларда өй туе үткәрәчәк.
16 апрель көнне Гагарин урамындагы 36нчы һәм Трудовая урамындагы 2Б номерлы йортларны ачу тантанасы булды. Әлеге фатирларга авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр күчте. Тантанада район җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты. Ул, һәр фатирга кереп, хуҗалары белән очрашты, матур теләкләрен җиткерде, фатир котлап бүләкләрен тапшырды.
“Арча МСОсы” ширкәте төзегән Гагарин урамы 36нчы йортта шуның каршында гына урнашкан барактан 4 гаилә күчкән.
– Яңа йорт урынында безнең сарайлар, гаражлар иде, – ди яңа фатирга күчү шатлыгын кичерүчеләрнең берсе Фәрит Хәйруллин. – Әлегә кадәр улым белән иске фатирыбызда яшәп тордык. Яңасы ике бүлмәле, барлык уңайлыклары да бар.
– Безгә шундый яхшы фатир төзеп бирүегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Эшегездә уңышлар телим, – диде, район җитәкчесенә мөрәҗәгать итеп, шатлыгыннан йөзләре балкыган өлкән яшьтәге Илсөя Фатыйхова.
Трудовая урамы, 2Б йорт элеватор каршындагы элеккеге балалар бакчасының бер катлы бинасы иде. Ул үзгәртеп корылганнан соң танымаслык хәлгә килгән. 2–3 бүлмәле дүрт фатир, бүлмәләр уңайлы, якты, җылы, барлык уңайлык- лары бар. Эченә килеп кергәч, үземне башта балалар бакчасында кебек тойдым. Әллә никадәр бала каршы алды безне. Чынлыкта, бирегә дүрт күп балалы гаилә урнашкан булып чыкты.
– Бу фатирлар хуҗаларының шәхси милке түгел, ә муниципаль берәмлек карамагында, – диде безгә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Камил Гомәров. – Чөнки әлеге гаиләләр приватизацияләнмәгән фатирларда яшиләр иде. Гадәттә, авария хәлендәге фатирлардан күчүчеләргә иске фатирлары өчен бер квадрат метрына 11 мең сум исәбеннән акча түләнә, яңа фатирны алар квадрат метры 28–28500 сумнан сатып алалар иде. Ә боларга фатир социаль найм буенча бирелде. Шул иске фатир өчен бирелә торган акча әлеге йортны төзекләндерү өчен тотылды. Фатирның бер квадрат метры 11 түгел, ә 13 мең сумга төште. Фатир хуҗалары район Дәүләт торак фондына шул аерманы түләп бетергәннән соң гына торакларын приватизацияли ала.
Фатир үзләренекеме, юкмы, хуҗалар бүген ул турыда уйламый. Алар бу бәхетне күктән төшкән кебек кабул иткән.
– Без Вокзал урамында урнашкан иске барактагы кечкенә генә бер бүлмәдә тугыз кеше яшәдек. Алтысы – балалар. Урын җитмәү сәбәпле, тезелешеп идәндә йокларга мәҗбүрләр иде. Аннан газ да, су да булмады, бәдрәфкә урамга йөрдек, – диләр Надежда һәм Наталья Лысовалар. – Бу фатир безнең өчен җәннәткә тиң. Барлык уңайлыклар да бар бит.
Арча станциясендәге фатирлары җимерелеп, тәмам яши алмаслык хәлгә килгәч, Галина Решетникова кызы Ольганың зур гаиләсе белән Ермоловкадагы йортларында яшәргә мәҗбүр булган.
– Анда балалар өчен бакча да, мәктәп тә, башка авылга йөреп укырга теләгән очракта асфальт юл да юк. Уңайлыклар турында сөйләп тә тормыйм. Аптырагач, фатир сорап мөрәҗәгать иттем. Рәхмәт, соравымны канәгатьләндерделәр. 4 бүлмәле 86 квадрат метрлы фатир бирүләрен белгәч, сөенеп туя алмадым. Үземнән бигрәк балаларым өчен шатландым, – ди Галина Решетникова.
– Бу йорттан фатирны кызым белән киявем гаиләсенә бирделәр. Бүген мин бирегә аларның шатлыкларын уртаклашырга килдем, – диде Светлана Павлова. – Фатир бик иркен, җылы, уңайлы, балалар өчен уен мәйданчыгы да бар. Шушы йорттагы фатирларда яшәүчеләрнең барысы исеменнән шушы программаны тормышка ашырган өчен Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка, район җитәкчесе Илшат Нуриевка, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлевка, “Комсервис” ширкәте төзүчеләренә олы рәхмәтемне җиткерәм.
Гөлсинә Зәкиева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International